Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында янгынга каршы махсус режим кертелә

Урамда җылы һәм коры һава торышы урнашты. Күпләр тизрәк саф һавага, табигать кочагына, дачаларга, бакчаларга ашыга. Әмма нәкъ менә язгы-җәйге айларда янгыннар белән хәлнең кискенләшүен, янып китүләрнең нәкъ менә шушы чорда күбәюен истән чыгарырга ярамый.

Нилектән янгыннар чыгуы һәм аларның килеп чыгуларын киметү өчен нинди чаралар күрелүе турында без Чистай районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлеге начальнигы Госман Гатин белән әңгәмә корабыз.

–Госман Равилевич, Чис­тай районында быел янгыннар буенча нинди статистика күзәтелә?

–Ел башыннан шәһәрдә һәм районда 8 янгын очрагы күзәтелде, анда 2 кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр юк. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бездә 14 янгын теркәлгән, 2 кеше һәлак булган, 3 кеше тән җәрәхәтләре алган. Аеруча шуны билгеләп үтәсе килә, районда коры үлән һәм чүп-чар яндыру нәтиҗәсендә янып китүләр күзәтелмәде.

— Янгын куркынычсыз­лыгының гади генә кагыйдә­ләрен үтәмәү дә аяныч нәти­җә­ләргә китерә дип уйларга гадәтләнгәнбез…

— Кешеләрнең 2020 елның 6 сентябрендә 1479нчы хөкүмәт карары белән расланган янгын куркыныч­сыз­лыгы таләпләрен үтә­­­мәү­ләренә аерым тукта­ласы килә, анда Россия

Федерациясендә янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре күрсәтелгән. Документта анык итеп нинди ераклыкта яндырырга мөмкин булуы, кайда ярамавы бәян ителә. Кызганычка каршы, еш кына кешеләр әлеге кагыйдәләрне истә тотмыйлар, шуңа күрә күзәтүсез яндырылган коры үлән дә зур матди зыян китерергә мөмкин. Мисал итеп былтыр Мамадыш районында килеп чыккан хәлне китерергә мөмкин. Иске Закамский һәм Яңа Закамский авылларында коры үлән һәм камыш яндырудан ут корылмаларга үрләгән. Нәтиҗәдә, торак йорт, ике мунча, сарай һәм җиңел машина сафтан чыккан.

— Матди зыян ките­рән өчен гаеплеләр җавап­лылыкка тартыламы? Җир­ле халык арасында нинди кисәтү эшләре алып барыла?

— Эчке эшләр органнары белән берлектә без даими рәвештә рейдлар үткәрәбез. Мәсәлән, 2023 елда рейд барышында коры үләнне яндыру буенча 4 граждан җаваплылыкка тартылды. Шундый ук чаралар быел да үткәреләчәк.

Чистай муниципаль районы территориясендә урман массивларына якын 2 торак пункт, 3 сәламәтләндерү лагере урнашкан. Чистай районы буенча Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күзәтү һәм кисәтү чаралары комплексы эшләнде һәм тормышка ашырыла, район территориясендә булган торак пунктларда һәм бакчачылык җәмгыятьләрендә коры үләнне, чүп-чарны яндыру, учаклар ягу фактларын ачык­лау буенча патрульлек итү оештырыла.

Коры үлән тиз янып китә, моны контрольдә тоту да авыр, шуңа күрә аларны яндыру катгый рәвештә тыела.

Әгәр дә сез башкаларның яндырганнарын күрсәгез, аларны туктатырга, мо­ның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерүен аңлатырга тырышыгыз. Бернинди очракта да янып торган тәмәке төпчекләрен җиргә ташламагыз. Шунысын да әйтергә кирәк, былтыргы үләнне яндыру куркыныч кына түгел, ә табигать өчен зарарлы да әле. Билгеле, ике-өч атнадан янган кара җирдә яшеллек чыга башлый анысы, әмма монда элеккеге төрле үләннәрне күрмисең инде. Ә менә күпеллык чүп үләннәре янган урыннарда тиз үсәләр һәм бушап калган территорияне яулап алалар.

– Госман Равилевич, янгыннар чыгу очракларын киметү өчен нинди кисәтү чаралары үткәрелә?

— 22 апрельдән Татар­стан Республикасы терри­ториясендә, шул исәптән Чистай муниципаль районында да, 12 майга кадәр янгынга каршы аерым режим гамәлдә булачак.
Әлеге карарны Татар­станның Премьер- министры Алексей Песошин имзалады. Бу чорда үләннәр, чүп-чар яндыру, учаклар кабызу, шулай ук ачык утта ашарга пешерү, шашлыклар әзерләү катгый тыела. Моңардан тыш, балалар ялы оештырылган территорияләрдә, шулай ук урман массивлары белән янәшә булган икътисад объектлары территорияләрендә ачык ут куллану тыела.

Бу чорда 1-3 класслы куркынычтагы пиротехниканы кулланырга да ярамый.

— Янгынга каршы режимны бозучыларга карата нинди дә булса штраф санкцияләре каралганмы?

— Гамәлдәге закон нигезендә РФ КоАПның 2нче бүлеге 20.4 маддәсендә каралган янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җәза күләме
арттырылды. Шулай итеп, янгынга каршы аерым режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга 10 меңнән 20 меңгә кадәр, вазифаи затларга 30меңнән 60 меңгә кадәр, юридик зат белеменнән башка эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барганнары өчен 60 меңнән 80 меңгә кадәр, юридик затларга 400 меңнән 800 меңгә кадәр штраф каралган.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Чистайлылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәрләр дип ышанабыз. Ут кешеләрне дә, мөлкәтне дә кызганмый. Игьтибарлы һәм сак булыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев