Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районында янгында бер хатын-кыз зыян күргән

Пенсионер хатын-кыз тәненең төрле өлешләрендә термик пешүләр алган

Узган атнада Чистай районында ике янгын теркәлгән. Бу хакта җирле күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә хәбәр иттеләр.

1 июньдә Чистайның Вәлиев урамында янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә файдаланылмый торган корылма яна торган булган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Беренчел сәбәп – ут белән сак эш итмәү.

Икенче янгын 5 июньдә Нарат-Елга авылында килеп чыга. Ут торак йортны тулысынча чолгап ала.

– Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта ут торак йортны чолгап алган була, – дип хәбәр итте бүлекнең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин. – 1957 елгы хатын-кыз зыян күрә. Аның аркасы, куллары һәм уң аягы пешә. Янгын чыгуның беренчел сәбәбе – электр җиһазларының төзек булмавы.

Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре сүзләренә караганда, электр җиһазларының авария режимы – торак йортларда һәм фатирларда янгын чыгуның иң еш сәбәпләренең берсе.

  • Еш кына янгыннар приборларның төзек булмавы аркасында түгел, ә аларны дөрес кулланмау сәбәпле килеп чыга. Нәтиҗәләр төрле була: милекне аз гына бозудан алып кешеләр үлеменә кадәр. Шуңа күрә теләсә нинди электротехниканы акыл һәм саклык белән кулланырга кирәк, дип ассызыклады Илнур Гайнуллин.

 

Инспектор төп кагыйдәләрне искә төшерде:

– Сертификацияләнгән электр җиһазларыннан гына файдаланыгыз.

– Көчәнеш сикерешләреннән саклану өчен челтәр фильтрларын кулланыгыз.

– Электр приборларына юеш кул белән кагылмагыз.

– Әгәр электр үткәргечләренең җылынуын, очкын чыгаруын, янган резина исе яки вилка һәм розеткалардагы корымны күрсәгез – кичекмәстән приборны челтәрдән сүндерегез һәм белгечне чакыртыгыз.

Бу гади кагыйдәләрне үтәү үзеңне һәм үз торагыңны сакларга ярдәм итәчәк. Янгын яки электр тогы белән зарарлану билгеләре булганда кичекмәстән ашыгыч хезмәтләргә 112 номерына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев