Чистай районында электросамокатта йөрүче бала машина астына эләккән
Йолдыз поселогында Полевая урамында 12 яшьлек бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Электросамокатта тиешсез урында юлны аркылы чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен бозган бала «Лада» автомобиле астына эләгә
Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә малай төрле тән җәрәхәтләре ала. Аны Чистай үзәк район дәваханәсенә китерәләр.
Дәүләт автоинспекциясенең Чистай районы буенча бүлегендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүче бала шәһәр мәктәпләренең берсендә белем ала. Дуслары белән бергә алар электросамокатта йөргәннәр. Балалар Чистайдан Йолдыз поселогына таба юлның кырыеннан барганнар. Әлеге малай машина юлының икенче ягына чыгарга уйлап, юлда килүче машина белән аралыкны чамалап бетерә алмаган – автомобиль аңа бик ерак булып күренгән күрәсең... Кызганычка алай булып чыкмый, ул машинага бәрелә.
Дәүләт автоинспекциясенең Чистай районы буенча бүлек начальнигы Дмитрий Зинин тагын бер кат юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне бозмаска чакыра. Ул аеруча ата-аналарга мөрәҗәгать итә.
–Хөрмәтле өлкәннәр! Электросамокатлар – уенчык түгел, ул имгәнүләр китереп чыгарырга сәләтле хәрәкәт итү чарасы. Аларны сатып алганда бу хакта онытмагыз. Балаларыгызны контрольдә тотыгыз, алар белән юл йөрү кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр үткәрегез. 14 яшькә кадәр булган балаларга машина йөрү юлында электросамокатларда йөрү тыела, – дип ассызыклый Дмитрий Зинин.
Ул өстә телгә алган очракның, бәхеткә каршы, нәтиҗәсе аянычлы булмавын хәбәр итә, югыйсә ул тагын да җитдирәк имгәнүләргә китерергә мөмкин иде бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев