Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында «Экстремизмга – юк!» айлыгы уза

Аның төп максаты — милләтара һәм динара татулыкны ныгыту, террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү, социаль, этник һәм конфессиональ нигездә конфликтларны булдырмау.

Айлык кысаларында шәһәрнең һәм районның мәгариф, мәдәният һәм башка учреждениеләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар уза.
Мәсәлән, «Җәбер-золымсыз дөнья» муниципаль рәсем конкурсы узды. Аны мәдәният бүлеге һәм «Мәдәни-ял итү үзәге» оештырды.
Бу атнада конкурста җиңүчеләрне һәм анда катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Мәртәбәле жюри хөкеменә 40 кызыклы һәм үзенчәлекле эш тапшырылды, аларның һәрберсе конкурсның тематикасына һәм бурычларына туры килде. Конкурста катнашучылар алар белән таныша һәм истәлеккә фотога төшә алдылар.
Һәр катнашучыга диплом һәм бүләк тапшырылды.
— Без бу мөһим чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез һәм мондый инициативалар җәмгыятебездә тынычлыкны һәм үзара аңлашучанлыкны ныгытырга ярдәм итәр дип өметләнәбез, — дип билгеләп үттеләр конкурсны оештыручылар.
Экстремизмны кисәтү айлыгы кысаларындагы очрашуларның берсе авыл хуҗалыгы техникумында узды. Анда беренче курс студентлары катнашты. Алар белән бергә «Статус» үзәге педагог-психологы Любовь Кудрявцева террорчылык һәм экстремизмның нәрсә икәне, террорчылар һәм экстремистларның нинди максатлар эзләве, аларның максатларына ирешүгә нәрсә ярдәм итә һәм нәрсә комачаулый, Интернетта деструктив бергәлекләргә җәлеп ителүнең нинди билгеләре булуы турында фикер алышты.
— Без егетләр һәм кызлар белән куркынычсызлык кагыйдәләре, гадәттән тыш хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләштек, — дип аңлатты Любовь Егоровна.
Айлык кысаларында Татар Сарсазы авыл Мәдәният йортында яшьләр өчен «Бергә экстремизмга һәм террорчылыкка каршы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләргә соңгы берничә елда безнең илдә кылынган террорчылык актлары турында сөйләделәр. Шулай ук чарада катнашучыларга террорчылык янаулары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүнең ни өчен мөһим булуын сөйләделәр. Очрашуда телефон терроризмы һәм аның белән ничек көрәшергә икәнлеге турында фикер алыштылар. Чара «Яшьлек лабиринтлары» видео ролигын карау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев