Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында чираттагы гуманитар ярдәмне җыю игълан ителде

Чистайда махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюның берничә пункты эшли

Салкыннар башлана, шуңа күрә гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнүче волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен җылы киемнәр һәм елның көзге-кышкы чорында кирәкле әйберләр җыюны игълан иттеләр.

Запорожьеның Орехов юнәлешендә булган хәрбиләр өчен посылкалар формалаштыру башлануы турында социаль челтәрдәге битендә битараф булмаган чистайлы Айрат Хамматов игълан итте. Ул безнең сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыю һәм илтеп тапшыру белән актив шөгыльләнә.

29 октябрьгә кадәр түбәндәге әйберләрне җыю үткәрелә:

– җылы оекбашлар, термо киемнәр, перчаткалар, башлыклар һәм башкалар;
– утын белән ягыла торган мичләр;
– газ баллоннары;
– газ плиткалары;
– салкын тиюгә каршы дарулар һәм башкалар;
– генераторлар;
– балык тоту ятьмәләре;
– автомобиль төзәтү өчен эш кораллары;
– бензопычкылар һәм чылбырлар.

Кирәк-яракларны җыю пунктлары адреслары:

– Вотяков урамы, 33-г йорты (мебель фабрикасы микрорайонында майлар кибете);
– Студентлар урамы, 1нче йорт (Чистай авыл хуҗалыгы техникумы).
Сугышчылар өчен кирәкле әйберләрне җыю турында «Чистай – фронтка» волонтерлар төркемендә дә игълан иттеләр. Аның белән инде бер ел Чулпан Сөләйманова җитәкчелек итә. Җыю пунктына азык-төлек, хуҗалык товарлары, дарулар, җылы киемнәр һәм башка күп нәрсәләр китерергә мөмкин.

Кирәкле әйберләр исемлеге:

– тиз әзерләнә торган ашлар һәм изгән бәрәңге;
– печенье, кәнфит, карамель һәм суыра торган кәнфитләр, куертылган сөт, шоколад;
– балык консервалары, сало;
– ашлар: рассольник, солянка, кәбестә ашы;
– кипкән җиләк-җимешләр, чикләвек;
– чәй, каһвә, шикәр-рафинад;
– тәмәке, уткабызгычлар;
– дымлы салфеткалар;
– фонарьлар, батарейкалар;
– тычкан агуы;
– газ баллоннары;
– эшләү өчен перчаткалар;
– юрганнар;
– җылы оекбашлар;
– изоспан җылыткычлар, фольгалы изолон;
– дарулар һәм башка әйберләр.

Кирәк-яракларны җыю пунктлары адреслары:

– 6нчы ТҖС бинасы, Мебельная урамы, 16;
– «Восток» мәдәни-ял итү үзәге, Энгельс урамы, 78-б;
– Ислам үзәге, Нариманов урамы, 74;
– Чистай сәгать заводының бизнес үзәге, Энгельс урамы, 127 (ЧСЗның элеккеге керү урыны, банкомат янындагы ишек).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев