Чистай районында бер атна эчендә ике гараж янган
...
Узган атнада районда гаражларда ике янгын теркәлгән. Вакыйгалар турындагы мәгълүматны күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә тәкъдим иттеләр.
Вакыйгаларның берсе 3 ноябрьдә Кызыл Яр авылында килеп чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр гаражның бөтен мәйданын ачык ут биләр алганын күрәләр. Нәтиҗәдә, бина янгыннан зыян күргән, бәхеткә, корбаннар һәм зыян күрүчеләр булмаган. Белгечләр янгын чыгуның башлангыч сәбәбен электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу дип атадылар.
Икенче очрак 6 ноябрь иртәсендә Чистай Выселкасы авылында килеп чыга.
— 7 сәгать 46 минутта гараж яну турында хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәч гараж һәм сарай януын, янкормадан куе төтен чыгуын күрәләр, — дип хәбәр итте күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин. — Бу очракта ут гаражга һәм сарайга гына түгел, ә торак йортка да зыян салган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның сәбәбе ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев