Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында 59 сайлау участогы эшләячәк

...

Бердәм тавыш бирү көнендә, 8 сентябрьдә, республикада Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Тавыш бирүне оештыруга һәм уздыруга участок сайлау комиссияләренең 21 меңнән артык әгъзасы җәлеп ителгән. Якындагы якшәмбедә Татарстан парламентына сайлауларда 2760 сайлау участогы үз ишекләрен ачачак, Чистай районында алар 59 булачак.

Сайлау комиссияләре әгъзалары — актив гражданлык позициясе булган кешеләр сайлау процессын үтә күренмәле итәргә ярдәм итәчәкләр һәм законнарда каралган барлык процедураларның үтәлешен күзәтәчәкләр. Сайлау комиссияләре әгъзалары, гадәттә, укытучылар, табиблар, студентлар — ышаныч тудыручы кешеләр.

Шундыйларның берсе — чистайлы, «Радист» хәрби-патриотик отряд җитәкчесе Әнфәс Гарифуллин.

— Сайлау комиссиясе әгъзасы булырга миңа илдә танылган сәясәтче Владимир Жириновский тәкъдим иткән иде, мин аның белән 1997 елдан бирле таныш идем, — дип сөйли Әнфәс Габбас улы.

Әнфәс Гарифуллин үз бурычларына җитди карый һәм сайлауларның үтә күренмәлелеген һәм гаделлеген тәэмин итәргә тырыша.

— Мин сайлаучыларны теркәргә ярдәм итәм, тавыш бирү һәм тавышларны санау процессын контрольдә тотам, шулай ук законнарда каралган барлык кагыйдәләрнең һәм процедураларның үтәлешен күзәтәм. Якынлашып килүче сайлауларның нәтиҗәләре гадел булуын телим, — дип билгеләп үтә Әнфәс Габбас улы.

Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участоклары 7дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Үз сайлау участогыңны һәм аның адресын Россия Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында, шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталында табарга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев