Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районына эш сәфәре белән РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов килеп киттеләр

Чистай районына эш сәфәре белән Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килделәр. Алар һавадан кырларны карап үттеләр һәм «Чистополье» холдинг компаниясе эшчәнлеге белән таныштылар.

Быелгы корылыкка аерым игътибар бирелде. Бүгенге көндә басуларны сугару мәсьәләсе аеруча актуаль. Бу юнәлештә холдинг составына керүче «Чистай» агрофирмасы актив үсеш ала. Хуҗалыкта сугару системасын төзү узган елның көзендә, урып-җыю кампаниясе тәмамлангач башлана. Бер үк вакытта гидротехник корылма төзү буенча эш алып барыла, аннан хәзер су алырга һәм басуларны сугарырга мөмкин.

Бүгенге көндә Фиков Колок авылында 1300 гектар басу сугарыла, 21 су сиптерү машинасы эшли. Нигездә, яшелчә культуралары сугарыла. Моннан тыш, узган ел 480 гектар сугарыла торган җир файдалануга тапшырылган, 8 су сиптерү машинасы җәлеп ителгән. 2027 елга кадәр өстәмә рәвештә 6 мең гектар су сиптерелә торган җирне файдалануга кертү планлаштырыла.

Эш сәфәре кысаларында Дмитрий Патрушев һәм Рөстәм Миңнеханов агрофирма эшчәнлеге белән танышып кына калмадылар, заманча авыл хуҗалыгы техникасы паркын да карадылар. Ул навигация җиһазлары һәм ягулык куллануны контрольдә тоту датчиклары белән җиһазландырылган, бу бизнесның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.

— Биредә 38 мең гектар мәйданда эшләүче 50 берәмлек техника тәкъдим ителгән. Бу үзйөрешле машиналар гына. Аларга тагын шул ук санда тагылмалы, элмә техника беркетелгән. Быел агрофирманың автопаркы йөк машиналары, югары куәтле тракторлар белән тулыланды, — дип сөйләде «Чистай» агрофирмасының башкарма директоры Рәнис Габетдинов.
Кунакларны ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрделәр. «Чистополье» холдингын аның генераль директоры Наил Залаков тәкъдим итте. Ул агрокомпания составына республиканың 3 элеваторы һәм 12 авыл хуҗалыгы предприятиесе керүен сөйләде. Алар бөртекле, майлы, яшелчә культуралары, ит һәм сөт җитештерәләр.

Бу сезонда «Чистай» агрофирмасы кырларында уҗым һәм сабан бодае, сабан рапсы, горчица, борчак, кукуруз, көнбагыш чәчелгән һәм яшелчә культуралары: бәрәңге, кишер һәм чөгендер утыртылган.

— 700 гектарга якын мәйданда бәрәңге утырттык, бу район тарихында беренче тапкыр. Бу мәйданнарның сугарылуы, димәк, һава шартларына бәйле булмавы сөендерә. Бу культурадан уңдырышлылыгы буенча лаеклы уңыш көтәбез, — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский.
Җитәкчелек сүзләренә караганда, агрофирманың уңышлы эшләвенең нигезен беренче чиратта хезмәткәрләр тәшкил итә.

— Агрономнар культуралар үсеше өчен иң кирәкле, кулай этапны кулдан ычкындырмау өчен тәүлек әйләнәсе, ялларсыз кырда эшлиләр. Бу вакытта без аларны мөмкин кадәр тизрәк эшкәртергә, ашлама кертергә, тукландырырга, гадәттән тыш шартларда ярдәм итәргә тырышабыз, — ди Рәнис Габетдинов.
Якын арада, районда һава торышы фаразын анализлап, яхшы явым-төшем күзәтелми. Берничә көн элек республика Рәисе корылык сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимын игълан итте. Игенчеләр моның белән тулысынча килешә, чөнки яздан бирле диярлек кырлар өчен яхшы, мул явым-төшем булмады.

— Районда булган техник потенциал ярдәмендә кыска агротехник вакыт эчендә язгы кыр эшләрен башкарырга, кар эреп беткәннән соң җыелган дымны тотып калырга мөмкин булды, — дип билгеләп үтте Александр Александрович.

Районда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бу елга эчке ихтыяҗларны каплар өчен булган мәйданнар җитәрлек. Игенчеләр билгеләп үткәнчә, узган елгы запаслар уңай роль уйнарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев