Чистай районы ветераннар Советы рәисе Александр Оленинның Физкультурачылар көне белән котлавы
Хөрмәтле спорт ветераннарыбыз!
Сезне ихлас күңелемнән Физкультурачылар көне белән тәбрик итәм!
Сез безнең районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм аның үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Сез — үсеп килүче спортчылар өчен лаеклы мисал. Алар һәрвакыт сезгә, сезнең җиңүләргә һәм казанышларыгызга тигезләнәләр. Ә алар бик күп! Сезнең ярдәм белән, хөрмәтле ветераннар, безнең район командасы Бөтенроссия һәм Татарстан дәрәҗәсендәге ярышларда күп тапкырлар чемпион исемен яулады. «Авыл егетләре» республика турнирында һәм кышкы авыл олмпиадаларында җиңүләр үзләре генә ни тора!
Ветераннар Советы исеменнән сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, барлык эшләрегездә уңышлар телим! Һәрвакыт шундый көр күңелле, позитив, актив, нык ихтыярлы булып калыгыз! Бәйрәм белән сезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев