Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы укучыларына иң куркыныч һәм кирәкле һөнәрләр турында сөйләделәр

Укучылар иң куркыныч һәм кирәкле белгечлекләр турында белделәр, табышмакларны чиштеләр һәм шигырьләр укыдылар

Кызыл Ялан авыл китапханәсендә «Һөнәргә сәяхәт» дигән мәгълүмати сәгать узды. Яшь кунакларга һөнәрнең нәрсә икәнлеге һәм күңелгә хуш килгән эшне сайлау җиңел булмавы турында сөйләделәр.

 

Аннары балалар һөнәрләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәче белән бергә алар укытучы, табиб, юристның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында фикер алыштылар. Мәктәп укучыларына иң куркыныч һөнәрләр – биеклеккә менүче, шахтер, янгын сүндерүче һәм башкалар турында сөйләделәр.

 

Балалар табышмакларга рәхәтләнеп җаваплар бирделәр һәм төрле һөнәрләр турында шигырьләр укыдылар. Алып баручы шулай ук «Һөнәрне ата» дигән конкурс уздырды. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды.

 

Укучылар бүген безнең тормышка элек булмаган күп кенә һөнәрләр керүе турында сөйләштеләр. Балалар үзләре өчен яңа белгечлекләр турында белделәр, шулай ук күптән билгеле кебек тоелган һөнәрләргә яңача карадылар.

 

Моннан тыш, катнашучыларга кайсы белгечлекләргә ихтыяҗ зур булуы турында сөйләделәр, болар – IT-белгечләр, юриспруденция, мәгариф өлкәсе, менеджмент, медицина, сәүдә, бухгалтерия, төзелеш, банк өлкәсе, хокук саклау органнары һәм башкалар.

Чарага «Һөнәр сайлау – киләчәкне барлау» дигән тематик күргәзмә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев