Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы Татар Талкышы авылы мәктәбенең бүгенге тормышы, казанышлары, уңышлары

Татар Талкышы урта мәктәбендә 20 югары белемле педагог белем бирә.

Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы һәм «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә — Гөлчәчәк Рәмдис кызы Шәйхетдинова;
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасына — Гөлкәй Әнәс кызы Мирсиапова, Фәридә Мансур кызы Вәлиева, Рауза Рафик кызы Ярмушева, Гүзәл Рафик кызы Мирсияпова, Наилә Хәмзә кызы Мөдәрисова, Фәргать Гомәр улы Сатдаров, Рауза Исмәгыйль кызы Галиева;
«Мактаулы остаз» мактау билгесенә — Резидә Илдус кызы Мөэминова;
Чистай муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына 14 укытучы лаек булды.
«Безнең иң яхшы укытучы» Татарстан Республикасы гранты һәм «Укытучы — остаз» грантына Гөлчәчәк Рәмдис кызы Шәйхетдинова һәм Рауза Рафик кызы Ярмушева лаек булдылар.

Укытучы өчен иң кыйммәте — укучының уңышлары

Бүген БДИ илдә бара торган мәгариф реформасының нигез ташы булып тора.
Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәридә Мансур кызы Вәлиева җитәкчелегендә БДИ, төп дәүләт имтиханына әзерләү бик зур хезмәт таләп итә. Рус теле укытучысы Резедә Илдус кызы Мөэминова, математика укытучысы Наилә Хәмзә кызы Мөдәррисова, тарих укытучысы Радик Рафаэль улы Гатауллин, туган тел укытучылары Рауза Рафик кызы Ярмушева, Гөлчәчәк Рәмдис кызы Шәйхетдинова, Гүзәл Рафик кызы Мирсияпова, химия укытучысы Фәридә Фәрит кызы Шакирова имтиханнарга әзерләүдә зур көч куя­лар, югары күрсәткечләргә ирешәләр.Рус теле фәненнән соңгы елларда БДИдан югары уңышка ирешкән укучылар: Сөмбел Фәтхетдинова — 96 балл, Илүзә Фәхретдинова — 90 балл, Сөмбел Шәйхетдинова — 89 балл, Гөлинә Мөэминова — 86 балл, Алия Мөэминова — 84 балл, Илүзә Шәйдуллина — 84 балл, Солтан Сафин — 83 балл, Гөлназ Шәйхетдинова — 82 балл, Гөлшат Мөэминова — 82 балл, Илгиз Мирсияпов — 81 балл. Химиядән Раилә Төхфәтуллина — 82 балл, физикадан Рәзил Вәлиев — 80 балл, тарих фәненнән Илгиз Мирсияпов — 82 балл, математикадан быелгысы елны Илназ Фатыйхов — 84 балл, Солтан Сафин — 82 балл җыйдылар. Һәр ел саен Татар Талкышы урта белем мәктәбе укучылары, сайлап алу фәне буларак, туган телдән төп белем имтиханы бирәләр. Нәтиҗәләр дә куанычлы. Быелгысы елны 9 сыйныф укучылары имтиханны гел «5» ле билгеләренә генә тапшырдылар.
Ел саен укучыларның Бөтен­рәсәй фән олимпиада­ларының муниципаль турында татар теле, рус теле, физик тәрбия фәннәреннән Татар Талкышы укучылары җиңүче һәм призер булып егерме биш — утызар урын яулыйлар. Бу мәктәп, укучылар, укытучылар һәм гаиләнең уртак хезмәт җимеше.

2023-2024 уку елы нәтиҗәләре
Быел Татар Талкышы урта мәктәбен 4 укучы тәмамлады.
Шуларның өчесе: Солтан Сафин, Илназ Фатыйхов һәм Илдан Сафин кызыл аттестат һәм Россия мәгариф һәм фән министрлыгының «Укуда аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен» I дәрәҗәдәге алтын медаленә лаек булды.
— Унбер ел буена барлык фәннәрне «5»ле билгесенә генә үзләштерү — үзе бер батырлык: үҗәтлек һәм тырышлык нәтиҗәсе, — ди сыйныф җитәкчесе Резедә Хатыйп кызы Төхфәтуллина. Алар куйган максатларына ирешеп, тормышта үз урыннарын тапсыннар иде.

Сабый чакның бер баскычы…
Беренче укытучының хезмәте ташка язылган сыман, бала күңеленә уелып калырдай эзләр сала.
Башлангыч сыйныф укытучылары да күпкырлы хезмәт башкаралар. Раилә Халит кызы Гыйниятуллина «Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылган «Яшел бишек — 2021» конкурсында I дәрәҗәдәге диплом, Гүзәлия Зөфәр кызы Гарифуллина һәм Энҗе Рамил кызы Исхакова ГАОУ ДПО ИРО РТ ның «Башлангыч мәктәпнең иң яхшы дәресе» конкурсында I һәм III дәрәҗәдәге дипломнар, Рауза Исмәгыйль кызы Галеева ГАОУ ДПО ИРО РТның «Взращиваем незаурядных-2024» конкурсында III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр.
Чит телләрне белү киң дөньяга ишек ача. Инглиз теле укытучылары Лилия Мансур кызы Фәтхетдинова, Рузилә Әнвәр кызы Афзалова үз фәннәренә мәхәббәт тәрбияләп, төрле елларда үткәрелгән педагогик укуларда призлы урыннар яулыйлар. Балалар тапшырган төп белем имтиханнарының нәтиҗәләре дә куанычлы.

Илебезгә патриотлар үстерәбез
Ватанны сакларга әзер булу — һәр кешенең иң төп әхлак сыйфатларыннан берсе.
Аның нигезендә мораль-ихтыяр сыйфатлары, сәяси аңлылык, физик чыныкканлык һәм махсус әзерлек җыелмасы ята. Мәктәп укучыда нәкь шушы сыйфатларны тәрбияләү үзәге булып тора.
Фәргать Гомәр улы Сатдаров һәм Марат Фоат улы Хәйруллин укучыларыбызны патриотик рухта тәрбияләү өлкәсендә армый-талмый хезмәт итәләр. Татар Талкышы урта мәктәбе күп еллар район һәм шәһәр укучыларының хәрби җыеннар үткәрү базасы булып торды. Җыеннарда мәктәп укучылары ату, автомат сүтеп-җыю, җәяүле туризм ярышларында призлы урыннар яуладылар. «Россиягә хезмәт итәм» Рәсәйкүләм хәрби-патриотик конкурсында I дәрәҗәдәге диплом, Бөтенрәсәй балалар һәм яшүсмерләр янгын куркынычсызлыгы фәнни-гамәли конференцияләрендә Рәзил Вәлиев I дәрәҗәдәге диплом, ә Илназ Фатыйхов II дәрәҗәдәге дипломга ия булдылар. Һәр елны хәрби — патриотик айлык үткәрелә. Мәктәпнең традициясенә әйләнгән «Русский силомер» ярышлары да укучыларыбызны яңадан-яңа уңышларга ирештерүдә этәргеч булып тора. Район күләмендә үткәрелгән «Тормыш иминлеге нигезе» кабинетлары» конкурсында ОБЖ кабинеты (җитәкчесе Ф. Г. Сатдаров) 1 нче урынны алды. Мәктәбебез укучылары бөтенрәсәй, республикакүләм спорт ярышларында да приз­лы урыннар яулыйлар. Мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гүзәл Әнвәр кызы Исмәгыйлева җитәкчелегендәге «Алдынгылар хәрәкәте» патриотик тәрбия өлкәсендә актив эшләп килә. Укучылар күп санлы форумнар, семинарлар, слетларда катнашалар; төрле акцияләр үткәрәләр һәм волонтерлык хәрәкәтләрендә үз өлешләрен кертәләр.

Сәхнә йолдызлары
Мәктәп ул — үзе бер сәхнә.
Дәрестән тыш эшчәнлек тә, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлбикә Гомәр кызы Садыйкова җитәкчелегендә максатчан оештырылган. Түгәрәкләр эшчәнлегенең дә нәтиҗәсе куанычлы. «Сәхнә» түгәрәге төрле елларда «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең рес­публика театр фестивалендә II, III дәрәҗәдәге дипломнар, Шәүкәт Биктимеров исемендәге VII республикакүләм театр сәнгате конкурсында I дәрәҗәдәге дип­лом, Кәрим Тинчурин иҗатына багышланган республика театр конкурсында I дәрәҗәдәге, «Җиңү язы» фестиваль- конкурсында II дәрәҗәдәге диплом, «Театр йолдызлары» бөтенрәсәй конкурсында I дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Төрле елларда уздырылган «Татар кызы» муниципаль конкурсында призер (Рания Гыйниятуллина), «Озын толым» муниципаль конкурсында җиңүче (Сөмбел Шәйхетдинова) булдылар. «Цветаева учагы» конкурсында 1 урын (Эльнара Хәлиуллина) һәм 2 урын (Диана Исмәгыйлева) яулады, рус теле буенча уздырылган бөтенрәсәй әдәби эзләнүле иҗади конкурс­та (Эльнара Хәлиуллина, Диана Исмәгыйлева, Солтан Сафин, Азамат Шәйхетдинов) җиңү яуладылар.
2024 елда уздырылган «Ак калфак» Бөтенрәсәй конкурсында Диана Исмәгыйлева, татар теле укытучысы Рауза Рафик кызы Ярмушева җитәкчелегендә, муниципаль этапта Гран-при, республика этабында 2 нче урын яулады. Шундый укучылары булганда, мәктәп яңадан-яңа үрләр яулар.

Заман белән бергә атлап
Педагогика, академик дисциплина буларак, гасырларны үз эченә алган бай тарихка ия.
Лидерлык һәм идарә итү осталыгына ия булган, мәктәпне үстерү стратегияләрен эшләүче, педагогика һәм идарә өлкәсендә тирән белемле мәктәп директоры Гөлкәй Әнәс кызы Мирсиапова җитәкчелегендә Татар Талкышы урта мәктәбе мөгаллимнәре, гранит таштай нык нигезле, тамырлары белән Кол Гали, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйрилар кебек фикер ияләре — фидакарь мәгърифәтчеләребез мирасына таянып, милли традицияләр аша, мәгарифне саклау, үстерү өстендә эшлиләр.
Татар Талкышы мәктәбе педагоглары, уку-укыту һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Фәридә Мансур кызы Вәлиева, Гөлбикә Гомәр кызы Садыйкова белән берлектә, укучыларга белем һәм милли тәрбия бирүне гамәлгә ашырып, милли үзаңны үстерү юнәлешендә максатчан эш алып баралар. 2021 елның сентябреннән мәктәбебездә «Заманча мәктәп» федераль проект кысаларында «Үсеш ноктасы» цифр­лы һәм юнәлешле белем бирү үзәге эшли башлады. Бу яңалык — бердәм юнәлештә алып барылган һәм заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән яңача белем бирү киңлеге. Ул биология, физика, химия фәннәрен үз эченә ала. Төрле фәннәрне колачлаган бу үзәк балаларның белемнәрен
тирәнәйтү, олимпиадаларга һәм төрле бәйгеләргә әзерләнү, һөнәр сайлау юлында да таяныч булып тора. Нәтиҗәләр дә куанычлы. Рәсәйкүләм мәгариф өлкәсендә проектларны үстерү үзәгенең «Үсеш ноктасы» конкурсында укучылар һәм педагоглар 2022, 2023, 2024 елларда I, II, III дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Татар Талкышы гомуми урта белем мәктәбе «Үсеш ноктасы» кысаларында Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белән хезмәттәшлек итә. Бу уку йортларының эш тәҗрибәләрен кулланып, мәктәптә оештырылган өйрәнү платформаларында укучылар белем туплыйлар. Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан үткәрелгән «Твой первый шаг в медицину» конкурсында укучылар I, II дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдылар. 2022 елдан мәктәптән тыш эшчәнлектә агрокласс эшләп килә. Укучыларыбыз Казан дәүләт аграр университеты оештырган «Наука и молодежь Татарстана — шаг в будущее» фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, I, II дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар.
Һәр укучы заман таләп­ләренә ярашлы сыйфатлы белем алырга, киләчәккә тигез мөмкинлекләр белән атларга хокук­лы. Мәктәптә бу максатка ирешү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Язмаларны Татар Талкышы урта мәктәбе коллективы тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев