Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы Советының чираттагы утырышында ике мәсьәлә каралды

Чистай районы Советының чираттагы егерме алтынчы утырышы узды. Сессияне муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды

Утырышның көн тәртибе ике пункттан торды. Беренче мәсьәлә буенча башлыкның беренче урынбасары Константин Иванов чыгыш ясады. Ул депутатларга җирле әһәмияттәге мәсьәләләр вәкаләтләренең бер өлешен кабул итү турында карар проектын тәкъдим итте.

— Җирләү эше мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган хезмәт булдыру һәм аның эшчәнлеге тәртибен билгеләү, җирләү буенча гарантияләнгән хезмәтләр исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясен раслау вәкаләтләрен җирлек дәрәҗәсеннән район дәрәҗәсенә тапшырырга тәкъдим ителә, — диде Константин Валентинович.
Чистай районының 2023 елга һәм 2024-2025нче елларның планлы чорына бюджетка үзгәрешләр кертү турындагы доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады.

— Хөрмәтле депутатлар! Җирле бюджетның кереме 2 миллиард 138 миллион сумнан артып китә. Кайтарырга кирәк булмаган керем 63 миллион 469 мең сумга артты, бу республика бюджетыннан гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә, җәйге ялны оештыруга, сыйныф җитәкчелеге буенча түләүләрне тәэмин итүгә, антлы утырышчылар исемлеген формалаштыруга, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарәләр һәм авыл җирлекләре өчен грантлар булдыруга субсидияләр керүгә бәйле, — дип сөйләде Наталья Анфиногентовна.

Үз керем чыганаклары хисабына акча тотуга килгәндә, 1 гыйнварга калган акча 166 миллион 207 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, ТР Рәисе рөхсәте белән генә тотылырга тиешле бюджет учреждениеләре счетларындагы калган акча 82 миллион сум тәшкил итә.

— Моңа кадәр кабул ителгән карар буенча сез 64 миллион 637 мең сумны бүлеп бирдегез, бу утырышта тәкъдим ителгән карар проекты бюджет акчаларының калган өлешен үз табыш чыганаклары хисабына 103 миллион 876 мең сум күләмендә бүлүне күздә тота. Болар ТР Рәисе белән килешенгән хатлар нигезендә башкарыла, — дип хәбәр итте Наталья Карманова.

Утырышның ике пункты буенча да депутатлар бертавыштан раслау карарлары кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев