Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы Нарат-Елга авылында яшәп иҗат итүче Тәбрис Гыймалетдиновтан шигырьләр бәйләме

...

«Кил генә!» дип дәш әле!
Сине күрсәм, калам телсез-тыелып,
Сылулыгың җанга сеңгән уелып.
Кая киткән шул батырлык җуелып,
Халәтемне аңлап, килче, кыюлык!
Әйтим шуңа; сөюемне белдерим,
Телсез калып, инде кеше көлдермим.
Якын килү син сылуга юк чара.
Сулкылдый җан сөюемнән
Үксеп елый, бичара!
Бир игътибар!
Ач күзеңне аз гына!
Күңелемдә синең өчен наз гына!
Зәмһәрләрдә җылы бирер язым бул!
Җылап шешкән җанкаема назың бул!
Җан алыр җан, инде шушы халәттән
Сүнү бирмә мәхәббәткә сәләттән!
Җансыз түгел ич лә, син,
сылуым, бәгърем,
Аңласаңчы, мәхәббәтем, кадерлем,
Яшәп китик! Өр-яңадан яшәреп!
Яшәешкә — башлангычлык — яшь әле.
Фәкать миңа; «Кил генә!» дип дәш әле!

Синсез сүрелмәс!
Яна әле, дөрләп-дөрләп яна,
Ялкыны да кебек сүрелми.
Пыску түгел, талымсызлыгы да,
Күмер, көлләре дә түгелми…
«Сөю» дигән, тирән хистән туган,
Сине сөеп янган ут-ялкын.
Уздырыплар дөрли вулканнардан,
Синең карашларың ник салкын?
Дөрли-яна…
Белә торып аңа, сүндерергә
Теләк юк әле…
Бәлки язган-язмыш утыдыр ул,
Киләчәккә дәвам ут әле?
Сүндерергә теләк юк әле…
…Һәр януның иге-чиге булган,
Каршылыгы булган чигелмәс.
Минем яну синең утларыңнан,
Синсез инде һич тә сүрелмәс!

Карга халкына
Якында ла матур урман,
Шуңа кайткансың очып.
Моң-фәләннәр тартты мәллә?
Клубны сөйдең кочып…
Төнне-көнне тоемламый:
«Кар-кар», — диеп шаулыйсың…
Кайдан килә, — кар-кар тавыш?
Башка көй аңламыйсың…
Серле-моңлы җыр җырлаучы,
Таң нурларын тутырып.
Сандугачкайны өркеттең,
«Кар-карланып», котырып…
Инде сиңа бер үтенеч:
«Моңыңны» читтә тарат!
Иҗади уңышлар иңсен,
Яратканыңны ярат!

Сиңа шигырь язган идем…
«Шигырь — син» дип шигырь яздым,
Тик син кабул итмәдең.
Синең шушы «бәяләүдән»
Белсәң ниләр кичкәнем?
…Шигырьләр чүплектән тумый,
Шигырь туа бәгырьдән.
Хыянәтләрдән сытылган,
Шашкан сөю хәленнән.
Яңа туган бала кебек,
Шигъриятнең яшь хәле.
Аңлаганнар гына аңлар,
Аңламас, белмәс әле…
Бәгырьне телгәләп туа,
Шуңа шигырь кадерле!
Бәгырьдән туган шигырьне
Аңлар бары бәгырьле…
«Син-шигырь» дип язган идем,
Хисләнеп, чын күңелдән.
Үкенеч яшенә баттым,
Сагышланып түгелгән…

Шигырь — син!
Сагышлар да эреп агар,
Кар-сулардай түгелеп.
Якты язлар килер кабат,
Шау чәчкәгә күмелеп.
Әй, Ходаем, кыл могҗиза!
Бик күп түгел, бик аз да…
Айзиләкәй күрсен инде,
Саулыгын шушы язда!..
Тойсын инде сәламәтлек,
Киң сулыш алсын инде!
Шул сабыйның саулыгына
Галәм хушлансын иде…
Менә шуннан күрер идек
Дөньяның һуш гамьлеген.
Шуннан бәлки аңлар идек
Яшәешнең ямьлеген.
…Миннән читтәрәк торсаң да,
Җаннан ерак түгелсең.
Минем өчен гел азаксыз,
Язып бетмәс шигырь син!

Тәбрис Гыймалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев