Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы Нарат-Елга авылында яшәп иҗат итүче Тәбрис Гыймалетдиновтан шигырьләр бәйләме

...

Күңелемдә яз әле
Фәләненче елның җәе узды,
Инде көзе яфрак саргайта.
Узган җәйнең узган сукмагында
Сагыш җыеп үткән моң ята.
Узган инде безгә чаклылар да,
Шулай итеп уза килгәннәр.
Әнә шулай безгә чаклылар да
Килгәннәр һәм китә биргәннәр.
Әнә шулай: гашыйк булганнар да,
Мәхәббәттән янган-көйгәннәр.
Язлар аша, җәйләр уза биргән,
Сарыланган көзгә килгәннәр.
Хисләренең ташкыннары ташып,
Ялкынлана барып сөйгәннәр.
Күккә ашкан, җиргә иңгәннәр,
«Яшәү шулай икән!» — дигәннәр!
… Килә бирсен тыныч язлары да
Каңгылдашкан казлары белән.
Күңелләрне сөендерсен җәйләр
Гөлгә күмгән назлары белән.
Килә бирсен тыныч көзләре дә,
Күңелләрдә ямьле яз яме.
Саргайтуга салып, яфрак яусын,
Җанда, күңелләрдә — яз әле!

Мең яшә
(Илгизәр Гамир улы Хәмитов
юбилеена)
Уңганлыгың чиктән ашкан:
Эшең юк кулың белмәс.
Хезмәтең һәрчак хөрмәттә,
Бер адәм синнән көлмәс.
Офыклардан-офыкларда
Синең хезмәт чикләрең.
Чәчтең, урдың, җыештырдың,
Хезмәтне хур итмәдең…
Тик никтәндер, ярап булмый,
Бигрәк комсыз түрәләр.
Күп тә булсын, зур да булсын,
Чиксез дипме…күрәләр?!
Ярап-ярарга тырышу,
Яшәү шулай көйләнгән…
«Барлык һөнәр остасы!» — дип,
Син ул — зурлап сөйләнгән!
Гаиләң дә — сөбһаналла,
Бик күркәм итеп күрәм!
Матур яшә тигезлектә
Рәмзия ханым белән!
Туган көнең белән котлап,
Өстәп ниләр әйтим лә?..
Булганлыгың төптән килгән,
Охшагансың әтиеңә…
Тырышлыгың сүрелдерми,
Сөенеч тап һәр эштән!
Һәрчак синең янәшәңдә
Сакта булсын фәрештәң.
Дәвамнарың — кызың, улың,
Саулыклар бирсен Алла!
Оныкларыңа сөенеп,
Мең яшә әйдә алда!
Алтын көз дә узып китәр,
Кыш та килер бер җайдан.
Тормышыңа чиксез бәхет,
Саулык иңсен Аллаһтан.

Көзге хисләр
Шаулы яз да үтте инде күптән,
Җәй дә сизелми дә югалды.
Көз килүе көтмәгәндәй булды,
Табигать тә көзгә уралды.
Көзләр төсен алып чибәрләнде,
Агач, куаклары авылның.
Шушы ямьне әгәр сакламасам,
Бу хисләрне кайдан алырмын?
Хисләремне бүлеп, тик бер карап уздың,
Дулкын-ташкын тойды күңелем.
Дөнья күргән инде! Әлегәчә
Куркак түгел идем түгелен.
Әмма синең шушы карашыңның
Серле упкынында сүрелдем.
Гомер юлын узып барам,
Ялгышларга абынып…
Уза инде ятим гомерем
Тик бер сиңа табынып…
Тәбрис Гыймалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев