Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы механизаторлары иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эштә

Авыл хуҗалыгында эшләү һәркемнең дә көченнән килми. Авыл хезмәтчәне – кешедән фидакарьлек, сайлаган эшен чиксез ярату һәм тугрылык таләп итә торган аерым яшәү рәвеше дип юкка гына әйтмиләр.

Игенчелек тармагында алыштыргысыз эшче белгечлекләрнең берсе – механизатор. Бу һөнәр ияләре иртә яздан алып караңгы көзгә кадәр, ял һәм бәйрәмнәрне күрмичә, җирдә хезмәт куялар. Күркәм гадәт буенча, авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтләнгән Сабантуй алдыннан без бу авыр һөнәр вәкилләре белән аралаштык.

Рөстәм Әгъзамовның механизатор булып эшләү стажы 34 ел. Ул «Хузангай» хуҗалыгының «Чистай» НПсында эшли. Ул үзенә һөнәрне егет чагында ук сайлаган. Мәктәпне тәмамлагач, Чистайда һөнәри училищега укырга керә, анда киң профильле механизатор белеме ала.

– Әти эзләре буйлап бардым, – ди Рөстәм Миңнехан улы. – Ул минем механизатор-комбайнчы иде, шуңа күрә кечкенәдән үк әти белән басуга чыктым, аның белән бергә комбайн кабинасында йөрдем, авыл хуҗалыгында ничек эшләвен күреп һәм белеп үстем. Училищены тәмамлагач, туган Яуширмә авылына кайттым, бераз эшләгәч, армиягә киттем. Хезмәт итеп өйгә кайткач механизатор эшен дәвам иттем. Бүгенге көнгә кадәр эшлим һәм күп еллар элек нәкъ менә шушы һөнәрне сайлаганыма үкенмим.

Рөстәм Әгъзамов гаиләсе белән Яуширмәдә яши. Үз эшен авыр дип санамый. Мөгаен, күп еллар эчендә бу эштә чын профессионалга әйләнгәнгәдер. Күз алдыгызга китерегез: 34 ел эчендә ничәмә ничә гектар басу сөрелгән, чәчелгән һәм эшкәртелгән! Хәер, минем әңгәмәдәшем үз тәҗрибәсе белән масаймый һәм мактанмый, ә игенченең эше турында сөйләгәндә сорауларга тыйнак һәм оялып кына җавап бирә.

– Безнең эштә техниканың төзек булуы мөһим. Безнең хуҗалыкта моның белән хәлләр яхшы. Мин заманча, модернизацияләнгән, үз илебездә җитештерелгән тракторында эшлим. Көзен, урып-җыюдан соң, туфракны эшкәртәбез, көзге культуралар чәчәбез, язын тырмалыйбыз, җирне йомшартабыз һәм чәчүгә керешәбез, сезон шулай уза. Безнең эшебезгә йогынты ясый торган тагын бер мөһим фактор – һава торышы, аңардан күп нәрсә тора, – дип сөйли Рөстәм Әгъзамов.

Бу язда Рөстәм Миңнехан улы арпа, борчак, карабодай чәчүдә катнашкан. Чәчү кампаниясе тәмамлануга карамастан, механизаторлар үз техникаларының моторларын сүндермәгәннәр, эш бар әле.

– Авыл хезмәтчәннәренең һәр минуты исәптә, халыкта әйтелгәнчә, «бер көн ел ашата», шуңа күрә барысы да вакытында һәм сыйфатлы башкарылырга тиеш, шул чакта уңыш, һичшиксез, мул булачак! Мин эшемне яратам, үземне башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмыйм, – дип йомгак ясады Рөстәм Әгъзамов.

Александр Федоров «Чистай» агрофирмасында механизатор булып эшли. Белеме буенча менеджер, ул бу һөнәргә бер ел элек кенә килгән. Моңа кадәр башка өлкәләрдә эшләгән. Александр Петрович үзенең киләчәк тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә һәм трактор руле артына утырырга йөрәк кушуы буенча карар итә.

– Мин үзем дә тумышым буенча авылдан, туганнарым һәм танышларым арасында да җирдә эшләүчеләр күп. Бу һөнәрнең нәрсә икәнен, әлбәттә, белә идем. Техникага балачактан ук тартылдым, детальләрне сүтеп җыярга, төзәтергә ярата идем. Бу күнекмәләрнең хәзер кирәге чыкты, – ди елмаеп Александр Петрович.

– Башта авыр булды, эш ритмы да башка, яңа техниканы да үзләштерергә туры килде, әмма соңыннан тартылдым, күнектем. Хәзер моның миңа туры килә торган эш икәнен аңлыйм! Әйе, һөнәр җиңел түгел, ләкин бик кирәкле, иң мөһиме – үз эшеңне ярату, аны намус белән башкару!

Минем әңгәмәдәшем аз сүзле һәм тыйнак кеше. Механизаторның эш көннәре турында тыйнак кына, матур сүзләр кушмыйча сөйли. Хезмәт кешеләре алар шундый!

– Иртә яздан башлап, караңгы көзгә кадәр механизаторларның эше кайный. Без җирне сукалыйбыз, тырмалыйбыз, төрле эшкәртүләр үткәрәбез, аны чәчүгә әзерлибез һәм башка күп эшләр башкарабыз. Электроника белән җиһазландырылган заманча тракторда эшлим, бу, әлбәттә, эшне җиңеләйтә, – ди механизатор.

– Бер сменада якынча ничә гектар җир эшкәртеп була? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Төрлечә була! Бу бит күп факторларга бәйле. Минем эш сменам 12 сәгать дәвам итә, бувакыт эчендә 70 һәм 80 гектар, кайвакыт күбрәк тә эшләп була, иң мөһиме – һава торышы начар булмасын һәм кәеф яхшы булсын, – дип билгеләп үтә Александр Петрович.

Александр Федоров сүзләренә караганда, хуҗалыкта коллектив дус һәм бердәм, яшь белгечләр күп, барысы да кирәк булганда бер-берсенә ярдәм итәләр.

Гаиләдә Александр Петровичның эш графигына аңлап карыйлар. Өйдә авыр эш көненнән соң аны хатыны һәм дүрт кызы шатланып каршы ала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев