Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы Каргалы авылында яшәүчеләр өчен спорт мәйданчыгы ачылды

Каргалы авылында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен чын бәйрәм узды!

Анда футбол капкалары һәм баскетбол боҗралары булган яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Мәйданчыкка резин өслек җәелгән. Хәзер аяк киеме дә пычранмый, уйнау күпкә уңайлырак!

Балалар өчен мондый бүләкне авылның битараф булмаган кешесе Илдар Шәрипов ясаган.

– Бу ният минем башымда күптәннән барлыкка килде һәм, ниһаять, ул тормышка ашты. Проект Дмитрий Алексеевичка бик ошады һәм аны гамәлгә ашырырга дигән карар кабул ителде. Бер генә кеше кырда сугышчы була алмый, шуңа күрә тулы бер команда кирәк булды, уртак көч белән нәтиҗәгә ирешә алдык. Мәйданчыкны төзүдә минем дусларым һәм танышларым катнашты, – дип уртаклашты Илдар Госман улы.

– Яңа объектны, бигрәк тә спорт объектын, ачу безнең өчен зур бәйрәм! Бала чагымда андый мәйданчыклар юк иде. Без җайлаштырылган бүлмәләрдә яки подвалларда шөгыльләндек. Ә хәзер балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырабыз. Илдар Госман улына һәм аның командасына шундый искиткеч урын төзегәннәре өчен мең-мең рәхмәт! Безнең районда үз авылларының тормышына битараф булмаган искиткеч кешеләрнең булуы сөендерә. Кадерле авыл кешеләре, бу урынның сезнең өчен файдалы һәм беркайчан да буш булмавын телим. Монда ешрак килегез, күнегүләр ясагыз, баскетбол, футбол уйнагыз һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз! – диде Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов.

Мәйданчык уңайлы, торак йортлардан ерак булмаган урында урнашкан, шуңа күрә балалар анда теләсә кайсы вакытта килеп, спорт белән шөгыльләнә ала.
Каргалы малайлары, бигрәк тә футбол белән шөгыльләнүчеләр, бик шатландылар. Алар тренировкаларга даими йөриләр һәм спорт мәйданчыгы аларга бик тә кирәк.

Дмитрий Алексеевич һәм Илдар Госман улы яшь футболчылар белән бергә символик кызыл тасманы кистеләр. Яшь спортчылар кулларына туп алып, яңа мәйданчыкны сынап карарга – футбол уйнарга йөгерделәр.

– Безнең авылда яңа спорт мәйданчыгы ачылуына бик шатмын. Безгә ул җитми иде. Хәзер команда белән бергә бирегә даими рәвештә килеп, футбол уйнаячакбыз, – диде Рамил Миңнеханов.

– Бу мәйданчык безгә бик кирәк иде. Без монда тырышып күнегүләр ясарбыз, тәҗрибә тупларбыз һәм ярышларда җиңәргә, призлы урыннар алырга тырышырбыз! – дип билгеләп үтте Алмаз Шиһапов.

– Миңа калса, бу урын футбол белән шөгыльләнү өчен менә дигән. Элек без гадәти футбол кырында тренировкалар үткәргән, җир өстеннән йөгергән булсак, хәзер бездә махсус өслек белән аерым урын барлыкка килде, – дип уртаклашты Илһам Хәкимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев