Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы Каргалы авылында яшәүче чит илдән машина сатып алырга теләп, 1,5 миллион сум югалткан

...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенә Каргалы авылында яшәүче 27 яшьлек кешедән гариза килгән. Ир-егет интернет аша чит ил машинасын сатып алырга теләгән, ләкин нәтиҗәдә зур суммадан колак каккан һәм вәгъдә ителгән автомобильне күрмәгән.

Район полициясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, май ахырында ук авыл кешесе мессенджерларның берсендә «Европадан авто алып кайту» каналын тапкан. Аның игътибарын Hyundai Tucson кроссоверы җәлеп иткән. Сатучы бик теләп элемтәгә кергән һәм яклар хәтта ниндидер «килешү» дә төзегәннәр.

 

Башта җинаятьчеләр янәсе таможня өчен 579 мең сум сораганнар. Икенче көнне сумма тагын 980 меңгә арткан: монысын автомобильгә түләү өчен алганнар. Шуннан соң тагын 1 миллион сумны утильләштерү җыемына күчерү өчен таләп иткәннәр. Менә шунда ир-ат үзенең алдануын аңлаган. Гомуми зыян 1 550 000 сум тәшкил иткән.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» маддәсе белән каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү эше бара.

 

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре Чистай районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәләр:

– Беркайчан да чит кешеләргә мессенджерларда зур суммалар күчермәгез, бигрәк тә сүз автомобиль яки башка кыйммәтле әйбер сатып алу турында барса. Акча күчергәнче, товарның чынбарлыкта булуына инаныгыз, аны шәхсән карагыз һәм барлык документларны тикшерегез. Исегездә тотыгыз: мошенниклар даими рәвештә яңа схемалар уйлап табалар, ләкин аларның максаты бер – сезнең акчагызны үзләштерү.

Әгәр дә сез алдау корбаны булсагыз, кичекмәстән полициянең кизү частенә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев