Чистай районы Иске Роман авылында халкыбызның талантлы улы Рәшит Сөләймановны искә алдылар
Күренекле баянчы һәм җырчы, милләтебезнең күренекле шәхесе, татар халкының милли горурлыгы Рәшит Сөләймановны искә алу кичәсенә аның якыннары, авылдашлары, чордашлары, иҗатташ дуслары җыелды
Күңелләрнең һәр кылына кагылып, сихри бер дулкыннарда тибрәндереп моң агыла. Кемнедер ул ваемсыз балачак иленә, ә икенчеләрне үткән яшьлек елларына алып кайта... Үткәннәр белән бүгенгене тоташтыручы моң чишмәсе алдында вакыт галиҗәнәпләре көчсез, күпме гомер үтсә дә, үз көчен югалтмый ул. Киң күңелендәге уй-кичерешләрне чиксез дәрьяга очрып, бар җиһанга бүләк иткән моң ияләренең берсе Рәшит абый Сөләймановның моңнары бүген дә халкы күңелендә яшәве шуны янә бер кат дәлилли. Аның җырлары үзенчәлекле, кабатланмас. Ә яраткан җырчыбызның тавышын беркемнеке белән дә бутап булмый.
Рәшит абый бар гомерен, йөрәк җылысын яраткан халкына багышлады. Аның яраткан тамашачысына калдырган мирасы мәңге безнең күңелләрдә яшәп, яшь буынга да лаеклы тапшырылыр иншаллаһ.
Мәшһүр авылдашыбызны искә алу кичәсе авыл Мәдәният йортында узды. Аны җанга ятышлы, җылы сүзләр белән Фәния Нуриева башлап җибәрде.
– Бүгенге кичәбездә авылдашыбыз Рәшит Сөләймановның тормыш һәм иҗат юлына күз салып, җырга, моңга уралып үткән, сокланырлык гомер юлын барларбыз, хәтер битләрен ачарбыз, аның белән бәйле истәлекләрне яңартырбыз, – диде ул.
Зур сәхнәгә юл
Рәшит Шакир улы Сөләйманов районыбызның Иске Роман авылында 1951 елның 13 маенда дөньяга килә. Әниләре Маһирә апа колхозда аш пешерүче, ә әтисе Шакир абый тракторчылар бригадиры булып хезмәт куя. Маһира апа үзе дә бик матур җырлый, ә Шакир абый оста гармунчы була. Әтисе мөнәҗәтләр дә әйтергә яраткан. Дан орденнары кавалеры Шакир абый сугыштан аягын имгәтеп кайта. Өч кыз Фәүзия, Наҗия. Нәкыядән соң дүртенче бала булып туган Рәшитне апалары иркәләп кенә үстерәләр. Ә үзеннән соң туган сеңелесе Розаның яраткан абыйсы була ул. Бәләкәй Рәшит биш яшеннән үк җырга тартыла башлый. Авылның багана башына куелган радиосын тыңлап, аңа кушылып җырлый, гармунда уйнарга өйрәнә. Әлеге гармуны бүген дә аның яраткан сеңелесенең түрендә, кадерле ядкарь булып саклана. Иске Романда 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң ул олы апасы Фәүзия һәм җизнәсе Әдһәм Мәүлиевлар янына Уфа шәһәренә барып урнаша. Анда заводка токарь булып эшкә керә. «Кызыл таң» газетасында эшләүче җизнәсе аның сәләтен тиз күреп ала, баян буенча түләүле кичке бүлеккә йөрергә тәкъдим итә.. Шул ук вакытта Рәшит абый кичке Мәдәният йортына хорга йөри. Аның моңлы тавышына бик тиз игътибар итәләр, аерым да җырлата башлыйлар. Ике елдан соң ул Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында хор артисты була. Аннары Уфа сәнгать институтына укырга керә. Анда биш ел белем ала. Әмма аны башкалабыз Казан барыбер үзенә тарта. Биредә ул Казан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли башлый, һәрчак үзенең белемен арттырырга омтылып яши.1982 елда консерваториянең вокал бүлегенә укырга керә.
Аның башкаруында «Кошлар кебек», «Рәйхан», «Болын», «Тәфтиләү», «Туган тел», «Кара урман», «Сарман» кебек җырларны халкыбыз бик яратып кабул итә. Ул төрле шәһәрләрдә, хәтта чит илләрдә дә чыгыш ясый. Рәшит абый, биш вакыт намазын калдырмый, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәргә тырыша. Аның моңлы тавышы белән яздырылган азан Согуд Гарәбстанына барып ирешә. 1999 елда аңа хаҗ кылып кайту бәхете елмая.
Хатирәләр яңарды
Сәхнәдә – авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Дәүләтшина. Ул искә алу кичәсенә килгән кунакларны, авылдашларны сәламләде, мәшһүр авылдашыбызга олы ихтирам сүзләрен җиткерде. «Авылыбызның күрке, моң иясе Рәшит абыйны без һәрчак истә тотабыз. Аның җырларын укучылар дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә өйрәнәләр. Киләчәктә Рәшит абыйның музее да булыр дип уйлыйбыз», – диде ул.
Сер түгел, Рәшит Шакир улының зур үрләр яулавында әти-әнисенең, аның якыннарының роле зур. Аның сеңелесе Роза апа Сөләйманова авылда яши. Ул абыйсының исемен мәңгеләштерү өчен тырышып йөрүчеләрнең берсе. Ул үзе дә бик актив кеше, матур җырлый, гармунда да уйный. Аның әле без белмәгән тагын бер сәләте ачылды. Шигырьләр дә яза икән ул, әлеге кичәдә абыйсына багышлап язган шигырен укыды.
Шулай ук Казан шәһәреннән кайткан Нәкыя апасы да энесе турында матур хатирәләре белән уртаклашты. «Без бәйрәмнәрне гел бергә үткәрә идек. Бик матур, дус-тату яшәдек. Безнең балаларыбыз аның җырларын тыңлап үстеләр», – диде Нәкыя апа.
Сүзне Рәшит абый Сөләймановның замандашлары, сыйныфташлары алды.
– Рәшитнең әти-әнисе дә авылыбызның бик күркәм, абруйлы кешеләре иде. Һәрчак ярдәмчел, киң күңелле булулары белән аерылып тордылар. Шакир абыйның оста мичче булуын яхшы беләбез. Ул сугыштан каты яраланып кайткан булса да, һәрчак авылдашларына ярдәмгә килергә ашкынып тора иде. Аны арбага утыртып та мич чыгартырга алып барганнары истә. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, Рәшит тә бик кешелекле, кече күңелле кеше иде, кечене кече, олыны олы итә белде. Үзенең җырларын ничә буын тамашачыга җиткергән кеше ул. Ни кызганыч, әнә шушы мәшһүр артистыбызның, дөнья бәясе торырдай кешебезнең бер генә мактаулы исеме дә юк. Шунысы йөрәкне әрнетә, – дип ул борчуларын да җиткерде.
Камил абый Хәсәншин белән дә Рәшит абый бер сыйныфта белем алганнар. Ул да сыйныфташының гади, эчкерсез, ярдәмчел булуы хакында сөйләп үтте. Замандашлары сөйләгәндә без авылыбыз урамнарында бер ваемсыз уйнап йөргән сабыйларны күргәндәй булдык...
Авылыбызның мөхтәрәм кешеләре – укытучы Розалия Равил кызы һәм элеккеге мәктәп директоры Рәшит Шәһит улы Гыйззәтуллиннар да матур хатирәләре белән уртаклаштылар.
– Рәшит Сөләйманов авылга кайткан саен мәктәпкә очрашуларга килә иде. Хәтта бервакыт азан да әйтеп китте әле. Искиткеч гади, самими күңелле, ихлас кеше иде ул, – ди Рәшит Шәһит улы адашы турында.
Аның сүзләрен Розалия апа дәвам итте:
– Бервакыт Казан автовокзалында автобус көтеп торганда йөгерә-йөгерә Рәшит абый килеп чыкты. Ул автовокзал буйлап авылга әнисенә җимеш җибәрергә кеше эзли икән. Безне күргәч сабыйдай шатланды. Әнә шундый әнисен бик кадерли торган, шәфкатьле кеше иде ул, бөтенебезгә үрнәк иде.
Бөгелмә, Лаеш якларыннан кайткан туганнары әлеге бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
– Рәшит абый безнең әти урынында да булды, чөнки без әтисез үстек. Шулай ук игътибарлы, кайгыртучан абый да була белде. Һәрчак без аңардан үрнәк алдык, ул безне тәртипле булырга өйрәтеп, киңәшләрен биреп торды, – дип балачак хатирәләре белән уртаклашты Наҗия апасының улы Эльс Ибәтуллин. Аның тормыш иптәше Ирина Петровна да олы ихтирамын белдерде. «Рәшит Сөләйманов безнең зур гаиләнең горурлыгы», – диде ул.
Искә алу кичәсендә истәлекләр артистларыбызның моңлы да, шул ук вакытта дәртле дә чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Җәлил Дәүләтшин, Фәнис Хисмәтуллин, Ләйсирә Җамалетдинова башкаруында «Ялгыз агач», авылыбызның моңлы сандугачы Ландыш Фәтхетдинованың «Сарман» җырлары әле дә колакларда яңгырап тора сыман. «Мәйсәрә» фольклор ансамбле дә үзенең матур чыгышлары белән һәрдаим сокландырып тора. Бу кичәдә дә ул тамашачыларга «Чыгарсыңмы каршы алырга?» җырын бүләк итте. Чистай шәһәреннән килгән «Хыял» ансамбле чыгышы да ямь өстенә ямь булды.
Венера Исхакова җитәкләгән Иске Роман мәдәният йорты коллективына (режиссерлар Фәния Нуриева, Лилия Митаева) да ихластан рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Алар һәр кичә-бәйрәмнәргә иҗади якын килеп, бар күңелләрен биреп эшлиләр. Афәрин, кызлар! Шулай илһамланып, янып-көеп эшләгез, авылдашларыгызны сөендереп, дәрт-дәрман өстәп яшәгез. Шулай ук әлеге истәлек кичәсен оештыруда башлап йөрүчеләргә, катнашучыларга, ярдәм итүчеләргә барысына да зур рәхмәт.
Яраткан җырчыбызны, авылдашыбызны искә алу кичәсе тәмамлангач та, тиз генә кайтып китәсе килмәде әле. Биредәге җылылык, үзгә бер рәхәтлек, шул ук вакытта үткәннәргә кайту әсир иттеме... Җанлы аралашулар, балачак, яшьлек хатирәләрен уртаклашулар дәвам итте. Ә шушы мизгелләрдә экраннан яңгырап торган Рәшит Сөләйманов башкаруындагы «Зәңгәр томаннар» җыры күңел кылларын янә бер кат тибрәтте... Үзе безнең арада булмаса да, аның моңы, җырлары мәңгелек. Кеше китә – җыры кала дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Үзенең үлмәс моңнары, таланты, баладай самимилеге, гадилеге белән якты эз калдырган Рәшит Шакир улының рухы шат, мәңгелек урыны оҗмах түрләрендә булсын. Әәмиин.
Гөлсинә Сорутдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев