Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов иминиятләштерүгә мөнәсәбәт, зиратта һәм Биләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде
...
Газета укучыларыбыз соравына Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов җавап бирә.
– Күпләрдән зиратта үскән җиләкләрне ашарга ярамый дигәнне ишеткәнебез бар. Шулай ук кайберәүләр чәчәкләргә су сибәргә алып килгән савытларны һәм эш коралларын да кире алып кайтырга ярамый диләр. Динебездә бу хакта нәрсә әйтелә?
– Зиратта үскән җиләкләрне җыярга да, ашарга да ярый, динебез моны тыймый. Әгәр дә алар кемнеңдер чардуганы эчендә үссә, кеше әйберенә тияргә ярамаган кебек, чардуган эченнән дә хуҗа рөхсәтеннән башка алырга ярамый. Савытларны,инструментларны,чүп-чарны, барлык алып килгән эш коралларын да кире алып китәргә кирәк! Аларны калдырсаң, чүп-чар өеме генә барлыкка киләчәк. Моңа юл куярга кирәкми.
– Ислам кануннары буенча мөлкәтне, кеше гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерү рөхсәт ителәме?
– Әлеге сорауга рөхсәт ителә яисә юк дип кенә җавап биреп булмый. Һәр очрак аерым, үзенчәлекле. Шуңа күрә әлеге сорау белән шәһәр һәм район мәчетләрендәге хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Безнең күбебезнең Биләрдә чишмәдә булганыбыз бар. Баскычлар буйлап өскә күтәрелгәч, гадәтләнгән традицияләр буенча , күп кенә кеше берничә кат таш тирәли әйләнеп чыгалар, теләкләр тели-тели агачка ленталар бәйлиләр. Дин тотучы кешегә болай эшләргә ярыймы?
– Биләргә табыну урыны итеп карарга ярамый. Андый йолалар үткәрү катгый тыела. Ул ширеккә тиңләнә ягъни Аллаһы Тәгаләдән узып кемгәдер табыну кебек килеп чыга. Бу иң зур гөнаһ. Биләр – искиткеч матур табигатьле тарихи җиребез. Тарихыбызны истә тоту һәм гаиләләребез белән ялларыбызны күңелле итеп үткәрү өчен анда бару бик күркәм гамәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев