Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямовның Корбан бәйрәме белән котлавы!

...

Кадерле дин кардәшләрем! Сезне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Аллаһы Тәгалә каршында изге гамәлләр кыла торган көннәр арасында Зөлхиҗҗә аеның ун көненнән дә сөеклерәге юктыр. Бу көннәрдә изге гамәлләр кылган кешеләр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, бүләгенә ирешәчәк. Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә Корбан гаете башланып, ул өч көн дәвам итә.

 

Корбан бәйрәме – Ураза гаете кебек үк, бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Гает көнендә таңнан торып госел коену, матур киемнәрне киеп, гает намазы укырга мәчеткә бару, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга садака бирү тиештер.

Аллаһы Тәгалә өчен корбан чалу ул – иманны ныгыту, калебләребезне чистарту. Корбан чалганда аккан беренче кан белән бергә корбан хуҗасының гөнаһлары да юылыр диелә. Без чалган корбаннарыбызны мохтаҗларга, туганнарыбызга, якыннарыбызга, күршеләргә, дусларга таратабыз. Бу исә безгә туганлык, дуслык җепләрен ныгытырга ярдәм итә, йөрәкләребезне мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре белән тутыра.

 

Хөрмәтле дин кардәшләрем, ихлас күңелемнән сезне олуг бәйрәмебез Корбан гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә сезнең изге гамәлләрегезне, кылган гыйбадәтләрегезне кабул кылсын, оҗмах бакчалары белән бүләкләсен. Өйләрегездә иминлек, муллык, бәхет хөкем сөрсен, иман нуры сүнмәсен. Барыгызга да ике дөнья рәхәте, ике дөнья бәхете насыйп булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев