Чистай районы игенчеләренә кызу урак өстендә янгын иминлеге кагыйдәләре турында искә төшерделәр
Кырларда урып-җыюның кызган чагы. Ә кызу урак вакытында янгын чыкмасын өчен, игенчеләргә игътибарлы булырга һәм янгын иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә искәртүләренчә, урып-җыю чорында янгын чыгу ихтималы зур. Эссе һава торышы, ашлык җыю һәм эшкәртү агрегатларының энергия белән тулганлыгы куркыныч тудыра.Нәкъ менә шушы чорда урып-җыю урыннарында ут белән эш иткәндә игътибарсызлык — ташланган тәмәке төпчеге, ачык уттан файдалануда саксызлык, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарының узеллары һәм механизмнары төзексезлеге җитди янгынга китерергә мөмкин.
— Янгын чыгу ихтималын киметү — урып-җыю кампаниясенең төп бурычларының берсе, — дип билгеләп үтте күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин. — Уңышны җыю, эшкәртү һәм саклау урыннарына, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасының янгынга каршы торышын тикшереп торуга аерым игътибар бирергә кирәк.
Урып-җыю кампаниясе вакытында уңыш һәм янгын нормаларын үтәү өчен, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җаваплы.
— Иң элек алар хезмәткәрләр белән янгынга каршы инструктажлар үткәрергә тиеш. Урак өсте башланганчы барлык урып-җыю техникасы, агрегатлары һәм автомобильләре көйләнгән туклану, майлау, суыту, кабызу системаларына ия булырга, шулай ук төзек очкын сүндергечләр белән җиһазландырылырга, беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиеш, — дип искәртте инспектор.
Ул ассызыклаганча, авыл хуҗалыгы кырында ачык ут кулланырга ярамый, чөнки янгынны контрольдә тоту мөмкин түгел, ә бу масштаблы янгыннарга китерергә мөмкин. Сөрелгән урыннар булмаса, көчле җил вакытында ялкын әле уңыш җыеп алынмаган башка басуларга күчәргә мөмкин. Мондый утны туктату бик авыр.
Чистай районы кырларында урып-җыю эшләре вакытында янгыннар, ни кызганыч, булгалады. Илнур Гайнуллин 2021 елның августында Кече Талкыш авыл җирлеге кырында булган вакыйга турында сөйләде.
— Бу янгын нәтиҗәсендә печән төргәкләре юк ителде, җир эшкәртү өчен трактор тоташтыргычына зыян килде. Вакыйга урынын карау нәтиҗәләреннән һәм булган хәлне үз күзләре белән күргән кешеләрнең күрсәтмәләреннән чыгып, янгын чыгуның сәбәбе терлек азыгы әзерләгәндә янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу, атап әйткәндә, урып-җыю агрегатларын һәм автомобильләрне (мотор техникасын) очкын сүндергечләрсез кулланулары ачыкланды, — дип ассызыклады инспектор.
Урып-җыю чорында янгыннар килеп чыгуны кисәтү өчен күзәтчелек ведомствосында янгын иминлеге нормаларының төп таләпләрен искә төшерделәр.
— Иген басуларын илле гектардан да артмаган мәйданнарга бүләргә, араларында киңлеге сигез метрдан да ким булмаган юл салырга кирәк. Шушы юллардагы уңышны кичекмәстән җыеп алырга, чабылган урынны киңлеге дүрт метрдан да ким булмаган итеп сөрергә кирәк. Моннан тыш, җитәкчеләргә вакытлыча корылган кыр станнарының ашлык массивларыннан ким дигәндә йөз метр ераклыкта урнашуын, ә кыр станнары мәйданчыкларын чистарту кимендә дүрт метр киңлектәге полоса белән башкарылуын контрольдә тотарга кирәк, — дип сөйләде Илнур Гайнуллин.
Уңыш җыеп алына торган 25 гектардан артык мәйдандагы кырда янгын чыккан очракта сабан белән трактор әзер торырга тиеш. Урып-җыю төркем белән башкарылган очракта, транспорт отрядлары составына бөртекле культуралар янгыннарын сүндерү өчен җайлаштырылган махсус автомобильләрне кертергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев