Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы Яуширмә авылында – Карга боткасы

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы

Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар үзләренең канатларында алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага, бар дөнья яшелләнә башлагач, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны Карга боткасы дип атаганнар.

Бу бәйрәмне аеруча балалар көтеп алган. Алар матур итеп киенгәннәр, йорт саен кереп йомырка җыйганнар. Йомырка бирүче хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр, халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә – кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң бергәләшеп тәмле боткадан авыз иткәннәр.

Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар.

Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.

Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.

Юк, бу гади әкият кенә түгел. Карга боткасы йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук. Димәк, бумәҗүси йола. Ә мәҗүсилек ул ай-кояшка, күккә-җиргә, гомүмән, табигатькә табыну. Борын-борын заманнарда безнең ерак бабаларыбыз да мәҗүси булганнар. Алар табигатькә табынганнар. Һәм, җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак ул йола уен булып кына калган.

Яуширмә авылының Гаяз Исхакый музее хезмәткәрләре, авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты методистлары балалар белән бергәләп шушы бәйрәмне оештырдылар. Бу чарага олы яшьтәге апалар да килгән иде. Ботканы казанда пешәргә куйгач һәм күмер белән кайнатыла торган самоварны куеп җибәргәч, уеннар оештырылды. Анда балалар да, олылар да бергәләп төрле уеннарда катнаштылар. Кошлар турында табышмак һәм мәкальләр, сынамышлар әйтелде, «Түбәтәй кигерү», «Йөзек салыш», «Гөлбану» кебек уеннар уйналды.

Уеннар уйнаган арада ботка да пеште, самовар да кайнады, калган учакта белен дә пешердек. Уйнап-көлеп, күңел ачып, ботка ашап, кайнар белен белән хуш исле үлән чәе эчеп вакыт узганы сизелмәде дә. Соңыннан балалар белән Карга боткасының йоласын үтәп, кошларга да боткадан өлеш чыгардык.

 ...Иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе Карга боткасы сизелми дә тиз үтеп китте. Шундый бәйрәмнәр үткәрү, халык иҗатын өйрәнү безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне арттыра, үткән тарихыбызны тирәннәнрәк аңларга ярдәм итә. Бүгенге бәйрәмебездә дә без телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе-мәрҗәннәре турында сөйләштек, мәкаль-әйтемнәрнең нигезендә яткан уй-фикерләрне аңларга тырыштык, җырлы-биюле уеннар уйнадык.

Әлеге бәйрәмдә матур чыгышлары, туган телебезне яратып матур итеп сөйләшүләре, милли йолаларыбызда бар күңелләрен биреп катнашулары өчен нәни дусларыбызга рәхмәт әйтәсе килә. Ә рәхмәтләрнең иң зурысы, билгеле инде, аларның әти-әниләренә, туган телебез сагында уяу торган мөгаллимәләребезгә!

Киләчәктә дә шулай йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне чагылдырган бәйрәмнәрне бергәләп үткәрергә насыйп булсын.

 

Ләлә Зарипова, Яуширмә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев