Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы Гаделша авылында «Гаделшам: хәтер кайтавазы, истәлекләр, фоторәсемнәр, «Мое Адельшино: эхо памяти, воспоминания, фотографии» китапларын тәкъдир итү кичәсе узды

Иртәрәк барыйк дип ашыккан булсак та, без килгәндә Мәдәният йорты умарта күчедәй гөҗли иде. Шундый өлгер, җитез халык инде Гаделшада. Казаннан бер төркем кунаклар килеп тә өлгергән инде. Бәйрәмнең төп хуҗасы Марс Мансур улы шәхсән үзе килгән кунакларны каршы алырга да, сөйләшергә дә өлгерә, бар кешегә игътибары җитә аның. Җылы, дустанә мохитта барысы да рәхәтләнеп гәп кора, таныша, аралаша.Авыл халкының кунакчыллыгы, авылча гадилек, эчкерсезлек, мөлаем, шат йөзләр... Шушы сыйфатлар бирегә килгән кунакларны әсир итеп, үзгә бер самими хисләргә урапмы-урый...

Гади дә, шул ук вакытта бө­тен эшне батырып эшли тор­ган, тырыш-булган авыл хал­кы­­ның матур бәйрәме. Авыл бәйрәме, китап бәйрәме, тарихны, үткәннәрне барлау бәйрәме. Хәер, алай гына әйтү дә аз булыр, татар халкының, районыбызның, хәтта бу республика бәйрәме дияр идем. Дистәдән артык Казан галимнәре, язучылар, тирә-күрше районнардан, күрше авыллардан килүчеләр дә шуның дәлиле. Китапны тәкъдир итеп кенә калмыйча, авыл язмышына кагылышлы проблемалар да күтәрелү күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер... 


Бәйрәмне дога белән авыл имамы Ирек хәзрәт Кәлимуллин башлап җибәрде. Догалы эш бәрәкәтле дә, үтемле дә ул. Берсеннән-берсе ихлас, эчтәлекле чыгышлар, шатлану, соклану, горурлану, шул ук вакытта, авылларыбызның киләчәге өчен борчылу да ярылып ятты аларда.


Үзенең чыгышында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Камал улы Гыйльманов бүгенге китап бәйрәменең сәбәпчесе булган «Гаделшам» китабына зур бәя бирде:


– Китапның иганәчесе Марс Мансур улы Хисмәтуллин, аның ярдәмчеләре әлеге китапны чыгаруда зур көч куйган. Әлеге китапта 1653 елдан башлап авыл тарихы, колхозлар барлыкка килү, Бөек Ватан сугышы чоры, бүгенге тормыш ачык чагыла. Биредә авылның һәр кешесенә кагылышлы 3200 шәҗәрә ясалган. Бу нинди зур хезмәт. Без һәрберебез дә үзебезнең шәҗәрәләрне ясыйбыз инде, әмма мондый күләмлене ясаганнарын күргәнебез юк иде әле. Бу китапта авыл кешеләре 6-7 буын әби-бабаларын, туганнарын тапканнардыр... Әйтеп-аңлатып бетермәслек бәхет бит бу! Бәйрәмгә әнә күпме кеше кайткан. Моны мин авылны яңарту дип тә атар идем. Без үзебез дә бирегә күреп кайтырбыз, башкаларга да үрнәк итеп сөйләрбез дип килдек. Бик матур вакыйга, матур күренеш бу! 


Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин да бу хакта әйтеп үтте.

«Министрлыкта 20 ел эшләп, шундый хезмәтне беренче тапкыр күрәм. Үз милләтенең тарихын белмәгән халыкның ел саен 200ләп авылы юкка чыга. Үз мохитыбызда Марс Мансур улы кебек кешеләр булуы зур бәхет», – диде ул. 


Инде аңлагансыздыр, өстә тел­гә алынган «Гаделша» кита­бының проект авторы, иганәчесе – галим-мелиоратор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, доцент, Татарстан Республикасының атказанган мелиораторы, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Марс Мансур улы Хисмәтуллин. Ул шушы Гаделша авылында туып үскән, шунда канат чыгарган, үз авылының чын патриоты. Авылының тарихын язу эшенә дә җиң сызганып керешкән. Нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешсә дә, кече ватаны газиз әти-әнисе кебек үк аның өчен һәрвакыт беренче урында. Аңа мәхәббәтен сүзләр, хисләр белән генә түгел, матур, игелекле эшләре белән исбатлап яши.


 – Ниһаять, безнең авылның да паспорты булды. Аны булдыруда ярдәм иткән һәрбер кешегә Аллаһның рәхмәте яусын. Авылга фундамент салынды. Әле фундамент салу бернәрсә, аның диварлары, түбәсе кирәк. Бу эшебезне киләчәктә дә дәвам итәрбез дип уйлыйм, тагын шундый хәерле чараларда катнашырга насыйп булсын, – дип киләчәккә өмет баглый Марс Мансур улы. Ул әти-әнисенә, тормыш иптәше Фазиләгә, укытучыларга, китапны чыгаруда ярдәм иткән авылдашларына ихлас рәхмәт сүзләре юллады 


Якташ журналистыбыз, Татар­станның атказанган мә­дә­ният хезмәткәре Рәзи­нә Исмәгыйлева 2009 елда Чис­таебыз турында беренче китабын чыгарды. Шуннан бирле ул авылларыбыз тарихын язу белән шөгыльләнә. Зур эшләр башкарды. Бүгенге «Гаделшам» китабын дөньяга чыгаруда да хезмәте зур аның. Үзе бу чарада катнаша алмаса да, видео аша сәламнәрен юллады ул.

– Еракта булсам да, күңелем белән мин сезнең арада, чөнки өч ел гомеремне сезнең белән уздырдым. Гаделшаның халкын яраттым. Бик тырыш халык сез. Күп мал-туар асрап, җиләк-җимеш үстереп, матур өйләрдә,  мул, иркен тормышта яшисез. Китапны әзерләгәндә миңа ярдәм иткән һәрбер кешегә, Рәзилә Сәгыйтдиновага, Гүзәлия Мусинага, дустым Фәридә Гарифуллинага, Гөлнара Хәсәновага, җирле үзидарә кызларына олы рәхмәтемне белдерәм. Китапны яраткансыздыр дип ышанып калам, – дип гаделшалыларга ерак җирләрдән олы рәхмәт сүзләрен дә юллады Рәзинә Әхтәм кызы.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Дәүләт Советы депутаты, «Авыл яши» проекты авторы Таһир Галимҗан улы Һадиев та авылның шундый актив кешеләре булу зур бәхет, элек тә Гаделша кергән Тукай колхозының көчле булуын, алдынгылар рәтеннән төшмәвен ассызыклады. Бүгенге көндә Россиядә меңләгән авылның исеме генә калуын ачынып сөйләде.


 – Безнең район башлыгы Дмит­рий Иванов та Гаделшаны гел үрнәк итеп куя. Гаделшалылар районыбызда бар яктан да алда. Безнең районда китаплар күп языла. Шундый дәрәҗәдә эзләп табып, халыкка җиткерү зур эш. Үзенең милләте белән горурланган кеше милләтен сакларга ашкынып тора ул, – дип сөйләде Чис­тай муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Рафаиль улы Мәзгүтов


Ни сөенеч, «Гаделшам» китабы ике телдә дә дөнья күргән. Аны рус теленә Марс Мансур улының икетуган сеңелесе, Казан шәһәренең инглиз һәм татар телләре укытучысы Гөлинә Закирова тәрҗемә иткән.

«Баш­тарак абыема бу китапка гаилә тарихын язарга булышсам, соңрак аны рус теленә тәрҗемә итү насыйп булды. Кадерле авылдашларыбызның гыйбрәтле язмышларын укып күңел елады, аларның батырлыгына, тырышлыгына сокландым. Шушы эшне башкаруым белән мин бәхетле һәм горурланам. Бу зур проектка әверелде. Әби-бабаларыбызның тәрбиясен, үзебезнең бүгенге эшләребезне яшь буынга да тапшыра алсак иде», – дип сөенеп сөйләде Гөлинә.


Авылда озак еллар фельдшер булып эшләүче Фәридә ханым Гарифуллина да китап язуга зур өлеш керткән.

«Мин шәҗәрәләр барлаганда бабамның 1915 елда төшкән, әбиемнең 1943 елда төшкән фотоларын таптым. Тарихыбызны, шәҗәрәбезне барлау миңа бик күңелле булды. Үзебездән калган буынга истәлекләр калдыра алу – зур бәхет», – ди Фәридә ханым


 Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм тө­бәк­не өйрәнү институты директоры Эльмира Мөнир кызы Галимованың да китапка биргән бәясе игътибарга лаек.

 – Марс Мансур улы кебек үз авылын, үз халкын яратучы, рухи яктан бай, фәнни яктан авыл тарихын ача белгән кешеләр күбрәк булсын иде. Горурлык хисе хис булып кына каламы, әллә саллы хезмәт булып халыкка барып ирешәме дигән сорауга биредә җавап ачык. Китап чыгару - энә белән кое казу. Аның авырлыгын чыгаручылар гына әйтә ала. Һәркемнең дә әби-бабаларын, әти-әниләрен тарихта калдырасы килә, ә гаделшалылар моны тормышка ашырды, – диде ул.


Танылган язучы, журналист Камил ага Сәгъдәтшин җылы тәэсирләре белән уртаклашты.

«Биредә искиткеч халык яши икән. Нинди генә һөнәр ияләре юк: һөнәрчеләр, игенчеләр, шигырь язучылар дисеңме... Һәрберсе хөрмәткә лаек, һәрберсе турында аерым-аерым язарлык», – диде ул сок­лану хисләрен яшерә алмыйча. 

Нигезләр нәсел рухын саклый
Туган авыл, туган нигез... Без барыбыз да яшәү көчен туган яктан, туган авылдан алабыз. Туган якның тарту көче бик зур аның. Туган нигез кадерен, туган йортның рәхәтлеген еллар узгач, яшь барган саен тагын да ныграк аңлыйсың. Газиз әти-әниләребез кебек үк кадерле, аларның күпме көче, тырышлыгы, күпме өмете салынган, безнең балачак үткән шушы нигезләребез еллар үтсә дә, нәселебезнең рухын саклап яши. Әлеге чарада да бу хакта елатырлык сүзләр сөйләнде.
Авылда озак еллар шәфкать туташы булып эшләгән, шагый­рә, нечкә күңелле, олы йөрәкле Роза апа Сафина үзенең туган авылы Тубылгының кечкенә авылларны юк итү чорында бетерелүе турында ачынып сөйләде.

«Бу китап яшь буынга мирас булып калырлык. Мин 1978 елда Гаделшага килдем, 1988 елда туган авылым Тубылгы юк ителде. Кайтып, нигезләребезгә ятып-ятып елый идек. Мин бик авыр кичердем авылымны югалтуны. Шул чакта юксынуга, бәгырьләр өзгәләнүгә түзә алмый шигырьләр яза башладым. Бер авылга да минем туган авылым кебек язмыш язылмасын, һәркемнең туган авылы булсын иде, – дип йөрәк авазын җиткерде Роза апа. Гаделшага багышлап язган, хәзер авыл гимнына әйләнгән шигырен укыды.


Татарстан Республикасы фермерлар һәм крестьян хуҗалык­лары ассоциациясе рәисе Ка­мияр Миҗагит улы Байтими­ровны да әлеге чыгыш нык тетрәндерде. Ул авылларның юкка чыгуына нык әрнүен, җирнең, нигезләребезнең иң кадерле, изге нәрсә булуын, аларны сакларга, яшьләргә дә бу хакта сөйләргә кирәклегенә басым ясады.


– Туган җир газиз, изге, кадерле. Җир туендыра, тәрбияли, яшәүгә көч бирә, – диде ул. 


– Авылларда буш нигезләрне тилмертеп яткырмагыз. Аларны бит әти-әниләрегез авыр заманнарда бөртекләп җыеп төзегәннәр. Гомер иткән нигезләрен шундый аяныч хәлдә күреп рәнҗеп ятмасыннар иде. Мин авылдашларыма да «кайтмасагыз, кирәксенмәсәгез, сүтеп, нигезләрне чистартып куегыз. Нигезне яшәтәсегез, кайтасыгыз килә икән, төзекләндерегез, матурайтыгыз» дип мөрәҗәгать иттем, –  дип сөйләде Мөслим авылыннан бәйрәмгә килгән, үзе дә авылы турында китап чыгарган Рамил Нуруллин

Тарих фәннәре кандидаты, фәнни консультант Рафик Гомәр улы Насыйров шәҗәрәләр төзергә нык ярдәм иткән. Булганнан бар да була дигәндәй, авыл имамы, мәктәп директоры, фермер да, төбәкче дә икән ул.


– Тарих дәвам ителергә, алга атларга тиеш. Шәҗәрә төзүдә Әнисә ханым Рәхмәтул­лина белән бергә эшләдек, аңа зур рәхмәт. Мин үзем гомерем буе авыл өчен көрәшеп яшәдем, авылга хезмәт иттем. Башка милләтләрне белмим, әмма татар кешесе өчен нигез изге әйбер. Нигез яшәргә тиешме дигән сүз ул кеше намаз укырга тиешме-юкмы дигән кебек. Әгәр нигезләребез сакланмаса, авыл бетәчәк. Тарих дәвам итсен, авылларыбыз яшәсен өчен нигезләребезне сакларга кирәк. Авылның үткәне турында китап некролог кебек кенә булмасын, ә дәвамлы булсын иде, – дип күңелендәгеләр белән уртаклашты Рафик хәзрәт.


«Биопрепаратлар» фәнни-җи­теш­терү институты директоры Римма Петровна Ибәтуллина исә Гаделша авылын күреп хозурлануын әйтми кала алмады.


– Без Марс Мансур улы белән бергә эшлибез. Искиткеч кеше ул. Авылыгыз да бик матур икән. Матур табигать кочагында яшисез. Туган авылыгыз гел шулай гөрләп, үзенә дәшеп торсын.Гел шулай сезгә кайтып торсыннар, алга таба барыгыз. Сез бик күркәм халык, – дип чын күңеленнән яратып сөйләде ул.


Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Кадыйм кызы Сәлахова да туган Чис­таебызга соклануын яшермәде.


– Күп җирләрдә булырга туры килә. Чистай ул барыннан да аерылып тора. Чистай тө­бә­гендә электән үк милләт өчен, иман өчен көрәшкәннәр. Әби-бабаларыгыз тырышканга сез хәзер шулай матур яшисез. Аларның рухлары шаттыр. Татар халкы гомер-гомергә үзен-үзе яшәткән ул. Мал белән гыйлемне берләшергән. Мал ярдәм иткәндә белем үсә, китап туа. Бүгенге очрак – шуның ачык мисалы. 

Иманлы яшьләр – авылның киләчәге

Әйе, авылларыбыз тарихы дәвамлы булсын иде. Моның өчен яшьләребезне дә туган җирләренең чын патриотлары, иманлы итеп үстерү кирәк. Гаделшадә мәктәп белән мәчетнең бергә эшләве сөендерә. Мәчеттә уку-укыту эшләре буенча җаваплы Әнисә ханым Рәхмәтуллина яшьләр белән эшләрне бәян итте.


– 90 елларда дини белем алуга иркенлек ачылды. 20 ел элек безнең мәктәпкә Марс Мансур улы балаларга дини белем бирү буенча кызыксындыру чарасы да тапты. Шуннан бирле балаларны мәчеттә укыту эшләре башланды. Ул атна саен укытырга үзе кайтып йөрде. «Сезнең арада иң хәерлесе» дигән темага дәресләр үткәрде. Хәзер дә дини укулар алып барыла. Безнең барыбызның да тамырлары авылдан. Үзебезнең авылыбызның хәле белән кызыксынып торырга, аның ни хәлдә яшәп ятуын белергә тиешбез. Авылыбызны саклау өчен үзебездән нинди өлеш кертүебез хакында да һәрберебез уйланса иде, – диде Әнисә ханым.


 Тантанага килгән Татарстан Фәннәр академисенең мөхбир әгъзасы Вадим Васильевич Хоменко да гаделшалыларга соклануын белдерде.

«Сез аягыгызда нык басып торучы, киләчәккә ышанып, яшь буынга өлге булган бердәм халык. Тарих һәм җир теләсә кайсы халыкны нык итә», – диде ул.


Гаделша ветераннар советы рәисе Дамир Рәхмәтуллин тарихка күз салып үткәннәр белән горурланып сөйләде:


 – 1984-86 елларда чыгарылыш сыйныфларны авылда калдырдык. Алар авылыбызга туг­ры калып, гөрләтеп яшиләр. Авылыбызга үрнәк булып, балалары, оныклары белән бергә яшәүчеләре дә күп. Кайбер гаиләләрнең бишәр, дүртәр, өчәр балалары авылда төпләнеп калган. Нинди зур бәхет! Авылның тагын бер яхшы сыйфаты – күрше хакын хаклап, туганлык җепләрен саклап яшиләр.


Җирле үзидарә Советы рәисе Фәрит Сабирҗанов та авыл тор­мыш-көнкүрешен бәян итте. 


– Бүгенге көндә җирлектә 618 кеше исәпләнә. Махсус хәрби операциядә булучы егетләребез, кызганычка, һәлак булучылары да бар. Без аларны онытмыйбыз, алар белән горурланабыз. Авылда халыкның төп шө­гыле – мал асрау, кош-корт үстерү. 1992 елда фермерлык эшен Сәүбән абый Сафин башлап җибәргән иде хәзер улы Салават белән дәвам итә. Бүген аларның 370 гектар җирләре бар, продукцияләрен ераклардан да килеп алалар. Авылыбыз яши, авыллар өчен яңа программалар да тудырылып тора. Без моңа бик шат. Шулай ук 9 лап фермер, мини фермалар, атлар үрчетүчеләребез дә бар, – дип сөйләде Фәрит Халит улы.


Бу уңайдан Мансур абый Зиннәтулла улы­ның сүзләрен язып үтәсе килә. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хез­мәт­кәре, олы хөрмәткә лаек Мансур абый Хисмәтуллин авылда фермерлык эшләрен киңәйтеп, алар үрнәгендә яшьләрне дә шушы эшкә тартырга, фермерлык аша да авылга яшьләрне кызыксындыру чаралары табарга өнди. Яшьләрне авылга тартуның менә дигән чарасы бит бу.


...Китап бәйрәмендә чыгышлар тынып тормады. Гаделша китабын чыгаручыларга, ярдәм итүчеләргә Казан кунаклары, җирле җитәкчеләр Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар. «Зәйтүнгөл», «Хыял», «Әй, егетләр», «Ритмы детства» ансамбльләре, Илнар Мусин, Фәнис һәм Гөлия Хисмәтуллиналар, Сиринә Нуриманова һ.б. чыгышларын яратып тыңладык, Марс Хисмәтуллин­ның, Радик Халиковның гармун моңнары күңел кылларын тибрәтте. Шигырь язарга да, нәфис сүз­гә дә оста гаделшалылар. Матур иҗаты, тормышчан шигырь­ләре белән сокландырып торган, кояштай балкып торучы, мөлаем Ирина ханым Хәмидул­линаның Гаделшага багышлап язган шигыре көчле алкышларга күмелде. Марат Хисмәтул­линның «Бабамнарга», Азалия Хисмәтуллинаның «Кара икмәк» шигырьләрен тыңлаганда күзләргә яшь сарды..


1978-1980 елларда Болгар, Маяк авыллары турында хатирәләр дә яңартылды. Алар турында әлеге китапта да искә алына. Видео­элемтә аша Марс Хөснуллин Болгар авылы турында истәлекләре белән уртаклашты. 


– Бу төбәктә уңган, кунакчыл халык яши. Матур яшисез. авылдашларым, Аллаһының рәхмәтләре яусын. Булган бәхетебезне саклап, һәр көннән тәм, ләззәт табып яшәргә насыйп булсын, – дип изге теләк­ләрен юллады ул. 


Әмин. Һәр авылга да Гаделшаныкы кебек бәхетле язмыш насыйп булсын. Авылларыбыз яшәсен, нигезләребездә утлар сүнмәсен иде! 
Гөлсинә Сорутдинова

Фотоларны Наил Фәйзетдинов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев