Чистай районы Дүрт Өйле авылында гомер итүче Шәрифуллиннар гаиләсе тормышның кадерен белеп яши
Гаилә кешенең бишеге, туган йорты, аның тормыш асылы, яшәү мәгьнәсе. Кешелек гаиләдән башлана. Аны җәйге болынга тиңләргә мөмкин. Һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек гаилә дә фәкать үзенчә тамыр жәя, ныгый, үсеп китә…
Тирә-юньдә тормыштан тәм табып, һәр туган көннең кадерен белеп яшәүчеләр байтак. Шуларның берсе Дүрт Өйле авылында гомер итүче Фәридә апа һәм Рафаэль абый Шәрифуллиннар гаиләсе. 1982 елда кавышкан бу пар өч ул, бер кыз үстерә. Аларга күркәм тәрбия, ныклы белем бирә. Ата-ананың һәркемне сокландырырлык итеп гомер итүе иң зур байлыктыр. Борчу-мәшәкатьләр, куанычлар белән кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашып яшәүләренә 44 ел узып та киткән. Ә бит 44 ел күп тә кебек, юк та кебек. Шул вакытта абынганда кул сузарлык, егылганда торгызырлык, ялгышканда төзәтерлек тормыш иптәшең булу бик зур шатлык.
Шушы үткән елларда нинди вакытлар гына булмаган. Хуҗалыкта озак еллар хезмәт иткән Фәридә апа белән Рафаэль абыйның гаилә корып яши башлаулары колхозның үсеш алган чорына туры килә. Гаилә башлыгы «Ярыш» колхозының алдынгы механизаторы, яшь килен Фәридә апа да савымчы булып җиң сызганып эшкә тотына. Ул елларда колхозларда эш тынгысыз булса да, яшьләр бирешми, барысына да җитешә.
Авылдашлары да, кайсысына нинди ярдәм кирәк: хуҗалыкта булышыргамы, каз-үрдәк өмәсеме, гомумән, нинди генә эш булмасын, Фәридә апага мөрәҗәгать итә. «Нинди йомыш белән килсәң дә, 40 эшен 40 якка ташлап, ярдәмгә ашыга», – диләр аның турында авылдашлары.
Унөч оныкның зур әнисе һәм зур әтисе булган, бүгенге көндә, илебезнең тынычлыгын саклап, Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, курку белмәс ир-егетебез, герой авылдашыбыз Айрат Шәрифуллинның әти-әнисе Фәридә апа белән Рафаэль абыйга бәхетле картлык телибез. Дөньяларыбыз тынычланып, балаларыгыз-оныкларыгыз белән гөрләшеп, аларга олы терәк булып, куаныч-шатлыклар өстәп, бик күп еллар бергә-бергә яшәргә язсын сезгә, авылдашларым!
Әйе, ныклы гаилә – ил терәге. Хөкүмәтебез дә күп еллар үрнәкле, тату яшәгән гаиләләрне хуплый бит. Һәр гаилә парлы-үрнәкле булып яшәсен иде. Тормыш юлын үткәндә, матур сүзләрне бер-берегезгә әйтергә кыенсынмагыз. Илләребез имин, гаиләләребез нык булсын, балаларыбыз гамәлләре белән сөендереп торсын! Сезгә зур гаилә бәхете, җан тынычлыгы, мәхәббәт, наз, кайгыртучанлык һәм игътибар телибез. Бер-берегезгә карата булган җылы хисләр беркайчан сүнмәсен, сүрелмәсен, бер-берегезне саклагыз, яклагыз һәм бәхетле булыгыз.
Бәхет тели кеше, бәхет көтә,
Бәхет эзли балачактан ук.
Бәхет шул ул –
Картлык килгәч әйтә алсаң әгәр:
«Мин бәхетле!» – диеп шатланып.
Альбина Азат кызы Нурутдинова, Дүрт Өйле авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев