Чистай районы делегациясе солдатларыбыз хезмәт иткән Кантемиров дивизиясенә барып кайтты
Наро-Фоминск һәм Чистай арасында 2012 елдан бирле тугандаш шәһәрләр турында килешү бар. Шул вакыттан башлап Наро-Фоминскига даими сәфәрләр оештырыла. Аларны Чистай башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җитәкли. Чистай делегациясе составында өченче тапкыр хәрби частькә Эчке эшләр министрлыгының отставкадагы полковнигы, Әфганстандагы сугыш ветераны Алексей Ефимов барды.
— Төп бурыч — Кантемиров гвардия танк дивизиясендә хезмәт итүче хәрбиләребез белән очрашу, — дип сөйли Алексей Тихонович. — Ул нәкъ менә Наро-Фоминскида урнашкан. Анда барган саен без үзебез белән Чистай солдаты өчен бүләкләр алып барабыз, частьтә табын корыла. Мәсәлән, Татарстаннан башка хәрби хезмәткәрләр булса, алар да табын янына чакырыла. Бер тапкыр безнең чара Калуга шәһәреннән килүчеләр белән туры килде, алар да чыгыш ясадылар һәм үз теләкләрен белдерделәр.
Соңгы ике тапкырында очрашуда дивизия командиры вазифаларын башкаручы катнашты. Без сәламнәр җиткерәбез, намуслы хезмәт итәргә чакырабыз, сораулар бирәбез. Узган ел безнең белән өч әти-әни дә барды. Алар балаларының ничек хезмәт итүләреннән, командованиенең хәрбиләргә мөнәсәбәтеннән канәгать калдылар.
Ашыгыч хезмәт үтүче солдатларыбызның бер өлеше өченче-дүртенче линиядә: махсус хәрби операция барган, аның белән чиктәш урыннарда түгел, ә чик буе өлкәләрендә — Белгород, Воронежда хезмәт итәләр. Узган ел командир безнең өч егетебезне мактады, алар диверсантлар үтеп кергән урынга туры килгәннәр һәм шул исәптән аларның гамәлләре ярдәмендә диверсантларны тиз арада кулга төшерү мөмкин була. Хезмәт иткәндә көтелмәгән очраклар да булырга мөмкин. Узган ел безнең делегация белән чистайлы, яраланганнан соң дәвалау үтүче махсус хәрби операция сугышчысы да барды. Әлбәттә, ул да безнең ашыгыч хезмәт үтүче солдатларыбыз алдында чыгыш ясады.
Хәрби частьнең үз музей бүлмәсе бар. Анда Чистайда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җитештерелгән әйберләр тәкъдим ителгән. Чулпан Сөләйманова безгә маскировкалау челтәрләре, костюмнар, «коры душ» — чистайлылар эшләгән әйберләрнең кечкенә бер өлешен тапшырды. Музейда бу экспонатларга бик шатландылар, чөнки мондый әйберләргә чын мәгънәсендә ихтыяҗ бар, музейда да алар тәкъдим ителергә тиеш. Алар хәтта борчылуларын белдерделәр, чөнки бу әйберләрне алып китәргә дә мөмкиннәр, алар бик кирәк! Мәсәлән, индивидуаль окоп миче 10-15 кешелек түгел, ә бер-ике кешегә, ризыкны җылыту һәм җылыну өчен исәпләнгән. Ул урынны да аз ала һәм уйланып эшләнгән.
Мин шуны әйтә алам: безнең хәрбиләребезгә карата хезмәт итүләре турында бервакытта да, бернинди дә шелтә булмады, алар турында фикерләр уңай. Хәрбиләр башкалардан шуның белән аерылып тора: алар ничек бар, шулай күзгә карап әйтәләр. Офицерларны моңа махсус өйрәтәләр, чөнки алар җавап тоталар. Әгәр нинди дә булса уңайсыз мизгелләр булса, бу сизелгән булыр иде. Чистай хәрбиләре ягыннан да зарланулар һәм шикаятьләр булмады. Димәк, хезмәт яхшы дәрәҗәдә оештырылган.
Татьяна Шабаева язып алды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев