Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы бюджет учреждениеләрендә тикшерүләр узды

Ришвәтчелеккә каршы тору буенча утырышта шәһәр һәм районның бюджет учреждениеләрендә үткәрелгән планлы тикшерүләр нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

Чистай районында ришвәтчелеккә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды. Ул башлык Дмитрий Иванов рәислегендә узды. Утырышның көн тәртибе өч пункттан торды.

Киңәшмәне финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова доклады ачты. Ул комиссия әгъзаларына һәм утырышта катнашучыларга муниципаль бюджет учреждениеләрендә товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтү өлкәсендә 2023 елда ачыкланган бозуларга анализ тәкъдим итте. Доклад ясаучы 2023 елда, контроль чаралар планы нигезендә, районның финанс-бюджет палатасы тарафыннан Чистай муниципаль районының 10 учреждениесендә сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы закон нормаларын үтәүнең дөреслеге тикшерелүен сөйләде. Алар арасында балалар бакчалары, мәктәпләр һәм авыл җирлекләре бар. Шулай ук матди кыйммәтләрне саклау өлешендә 4 белем бирү учреждениесендә азык-төлек продуктларына инвентаризация үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, кайбер оешмаларда хокук бозулар ачыкланган, аларны бетерү буенча тәкъдимнәр чыгарылган.

— 2024 елда муниципаль контрактларның, килешүләрнең үтәлешенә эчке муниципаль финанс контроле, шул исәптән ришвәтчелек күренешләренә юл куймау максатыннан, тәэмин итүчеләрнең йөкләмәләрне үтәү срокларының үтәлеше буенча эш дәвам итәчәк, — дип билгеләп үтте Наталья Анфиногентовна.

Чистай муниципаль районы Советында муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә, муниципаль вазифаларны биләүчеләрнең вазифаи тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия эшчәнлеге турында әлеге комиссия рәисе урынбасары, район Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов хәбәр итте. Ул 2023 елда комиссиянең 3 утырышы уздырылуын хәбәр итте, анда төрле мәсьәләләр каралган.

— 2023 елның октябрендә шәһәр прокуратурасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, керем, чыгым, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында тулы булмаган һәм дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар биргән өчен комиссия утырышында муниципаль хезмәткәрләргә карата 2 материал каралды, комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча шелтә рәвешендә дисциплинар җәза кулланылды, — дип билгеләп үтте доклад ясаучы.

Әлеге утырышта йомгаклау доклады белән район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов чыгыш ясады. Ул Чистай районында 2024 елга ришвәтчелеккә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең эш планы турында сөйләде. Шулай ук бирегә җыелганнарга барлык вазифаи затларга, муниципаль вазифаларны биләүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, бюджет оешмалары хезмәткәрләренә бүләкләр бирүне һәм хезмәт вазифаларын үтәү белән бәйле рәвештә бүләкләр алуны тыюны үз эченә алган ришвәтчелеккә каршы законнар һәм Россия Федерациясе Гражданлык кодексы нигезләмәләрен җиткерүне үтенеп мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев