Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы Халыкара гаилә көне белән котлый

Хөрмәтле Чистай районында яшәүчеләр! 15 майда без Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Сезне шушы күркәм бәйрәм белән котлыйм!

Гаилә – ул безнең ышанычлы тылыбыз, рухи көч, үз-үзеңә ышаныч һәм тормышта килеп чыккан төрле хәлләрдә ярдәм чыганагы. Нәкъ менә гаиләдә балалар игелеклелек, өлкәннәрне хөрмәт итү, якын кешеләр турында кайгырту һәм җаваплылык тою кебек чын кыйммәтләрне үзләштерәләр. Гаиләдә гореф-гадәтләрне кадерләп саклыйлар, тупланган тәҗрибәне, безнең төбәк дан тоткан кабатланмас җылылык һәм уңайлылык мохитен яшь буынга тапшыралар.

 

Нык гаилә – чәчәк атучы илнең нигезе. Нәкъ менә шуңа күрә гаилә кыйммәтләре турында кайгырту дәүләтнең игътибар үзәгендә тора. Яшь һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары киңәйтелә, балаларга яшәү һәм тәрбия бирү өчен уңайлы шартлар тудырыла.

 

Үз гаиләләрегезне саклагыз, туганнарыгыз белән бергә үткәргән һәр мизгелнең кадерен белегез. Өйләрегез һәрвакыт балаларның шат тавышлары белән тулсын, ә күңелләрегездә үзара аңлашу, мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрсен.

Чистай районындагы һәр гаиләгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, муллык һәм гади кеше бәхете телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев