Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен илтте

Чистайдан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә күләмле гуманитар ярдәм илттеләр

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен илтте. Күләмле посылка үз эченә транспорт чараларын, азык-төлек, шәхси гигиена әйберләрен һәм хуҗалык товарларын ала. Сугышчыларыбыз өчен гуманитар ярдәмне Чистай райпосы территориясендә төяделәр. Гуманитар йөкне төяүдә битараф булмаган чистайлылар, предприятие коллективлары һәм волонтерлар ярдәм итте. Шулай ук студент-волонтерлар, хакимият вәкилләре дә читтә калмады. Алар солдатларыбыз өчен бик тә кирәкле булган әйберләрне төяүдә булышты.

Шулай итеп, махсус хәрби операция зонасына ике транспорт чарасы — мотоцикл һәм автомобиль җибәрелде. Сугышчыларга шулай ук радиаторлар, мич-буржуйкалар, азык-төлек, кием-салым, газ конфоркалары, дарулар, носилкалар, якыннарыннан һәм туганнарыннан посылкалар һәм башка күп әйберләр җибәрделәр.

Солдатларга кирәк булган бөтен нәрсә дә исемлектә бар.

— Әлеге йөкне бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган егетләрнең соравын истә тотып әзерләдек. Без һәрвакыт аларның үтенечләрен истә тотабыз, чөнки безнең ярдәм алар өчен файдалы һәм кирәкле булачак. Анда безнең якташлар, шулай ук башка районнардан һәм төбәкләрдән булган солдатлар хезмәт итә. Егетләребез безнең кайгыртучанлыкны тойсыннар дип, без барысын да эшлибез, — диде Дмитрий Алексеевич.

Луганск өлкәсе Лисичанск шәһәренә дә шәһәрне төзекләндерү өчен төзелеш материаллары җибәрелде. Торбалар, такталар, 550 квадрат метрдан да артыграк күләмдә поликарбонат һәм башка төзелеш материаллары бар.

— Гуманитар ярдәм җыюда һәм илтүдә ярдәм иткән барлык кешеләргә зур рәхмәт. Сугышчылар безнең ярдәмгә мохтаҗ, без аларны уңайсыз хәлдә калдырмаячакбыз, — дип йомгак ясады башлык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев