Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы контролендә – җәмәгать иминлеге һәм шәһәрдәге чисталык

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов җитәкчелегендәге атналык киңәшмә өч төп мәсьәләгә: В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы эшчәнлегенә, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышына һәм узган атнадагы оператив вәзгыятькә багышланды

«Артык еллар укымыйча икенче югары белем»: филиал универсаль белгечләр әзерли

 

 

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистайдагы филиалы уңышлы эшли һәм үсә. Уку йортының директоры Динара Җәләлова ничек укытулары, тәрбияләүләре һәм нәрсә белән горурланулары турында сөйләде. Бүген биредә бөтен Татарстаннан студентлар һөнәр ала. Уку йорты белем бирү баскычларының тулы спектрын: көллият, бакалавриат һәм магистратураны тәкъдим итә.

Динара Наил кызы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә югары уку йортының визит карточкасы – юриспруденция. Бу иң масштаблы һәм алга киткән белгечлек. Әмма университет бер урында тормый. Педагогик һәм туристик юнәлешләр актив үсә. Ә замана белән бергә барырга теләүчеләр өчен яңа белгечлек – программалаштыру һәм IT ачылган.

Филиалның төп өстенлеге – берьюлы ике югары белем алу мөмкинлеге. Мәсәлән, студентлар бер үк вакытта педагог һәм дефектолог, туризм өлкәсендәге белгеч һәм тәрҗемәче, икътисадчы һәм бухгалтер һөнәрләрен үзләштерә алалар. Шунлыктан чыгарылыш студентларына хезмәт базарында ихтыяҗ тагын да арта.

Филиалда практикага юнәлешлелеккә җитди басым ясалган. Биредә теория реаль эш белән ныгытыла. Студентлар Чистай һәм республиканың дәүләт хакимияте һәм хокук саклау органнарында практика узалар, укулары вакытында ук бәһасез тәҗрибә туплыйлар.

Моннан тыш, егетләр һәм кызлар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда актив катнашалар һәм һәрвакыт призлы урыннар алалар. Ачык мисал – 2025 ел уңышы. Филиал студенткасы Динара Гарифуллина Чистайны «Ворлдскиллс» бөтенроссия дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим итте, алтын һәм бронза медальләр алып кайтты. Бу тырыш хезмәт һәм укытуның югары дәрәҗәсе нәтиҗәсе.

Студентлар белән эшләүдә патриотик тәрбия аерым урын алып тора. Махсус хәрби операция башланганнан бирле филиал укучылары читтә калмый. Аларның күбесе – актив волонтерлар, алар фронтка көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр.

– Безнең бурыч – диплом бирү генә түгел, ә туган районыбызга һәм илебезгә файда китерә торган шәхес, гражданин һәм профессионал тәрбияләү. Без студентларны фикер йөртергә, эш итәргә һәм җиңәргә өйрәтәбез, – дип йомгак ясады Динара Җәләлова.

 

Игенчеләр кырга чыкты

 

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский районның аграр секторындагы вәзгыять турында сөйләде. Узган атнада район хуҗалыклары 455 тоннадан артык сөт җитештергән. 13 миллион 400 мең сумлык 432 тонна продукция сатылган. Сөтнең уртача бәясе – 31 сум.

Терлекләр үрчетү дәвам итә, бер атнада 43 бозау туган.

Игенчеләр язгы кыр эшләренә керештеләр. Район кырларында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бара.

 

Сводкада 3 мошенниклык очрагы

 

 

Оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте. Бер атна эчендә районда җинаятьләр турында 5 хәбәр теркәлгән. Алар арасында 3 мошенниклык очрагы, банк картасыннан урлау, хакимият вәкиленә карата көч куллану.

Юлларда 8 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан.  Бер атна эчендә 106 гражданин административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 83е – ДАИ линиясе буенча, аларның өчесе руль артында исерек хәлдә булган.

***

Атнага йомгак ясап, Дмитрий Иванов алдагы чорга өстенлекле бурычларны билгеләде. Төп юнәлешләр арасында – мошенниклыкны кисәтү буенча гражданнар белән аңлату эшен активлаштыру, шулай ук Пасха көннәрендә җәмәгать иминлеген тәэмин итү.

Район башлыгы санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгына аерым игътибар бирде, әйләнә-тирәдәге территорияләрне һәм шәһәрне тәртипкә китерергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев