Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы җирле эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде

Очрашуда шәһәр икътисады һәм архитектурасы белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар

«Чистай» мәдәни үзәгенең бер залында Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов шәһәр эшмәкәрләре белән очрашты. Дмитрий Алексеевич бирегә җыелганнарны җылы сәламләде. Чәй табыны янында алар шәһәрнең икътисады һәм архитектурасы, гуманитар ярдәм күрсәтү һәм сәнәгать диспансеризациясе белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Башта шәһәрнең икътисади үсеше темасына кагылдылар. Быел Чистай районы икътисад буенча республика рейтингында 15нче урынны алды.
Хәзерге вакытта предприятие һәм оешмаларда 16 900 кеше эшли. Быел тулай территориаль продукт 45 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Чистай предприятиеләре 32 млрд сумнан артык суммага үзләре җитештергән товар төяп озаткан.
Районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова шәһәребездә урнашкан борынгы утарларның язмышы турында сөйләде.
— Без борынгы биналарны шартлы сумга сатуга куябыз. Димәк, объект милеге инвесторларга нибары бер сумга күчә. Аларны элеккеге хәленә кайтару чорында җир участоклары өчен аренда түләве дә 1 сум тәшкил итәчәк, — дип билгеләп үтте Марина Юрьевна. — Барлык мәдәни мирас объектларына эскиз проектлары әзерләнде. Әгәр сез бинаны сатып алырга карар итәсез икән, без эш күләме, реставрациядән соң объектның нинди булырга тиешлеген җентекләп сөйләячәкбез.
«Чистай» индустриаль паркын үстерү бүлеге җитәкчесе Владимир Субботин «Мәдәни фонд» акчаларының гуманитар ярдәмгә тотылуы турында сөйләде.
— Без сугышчыларыбызга һәм Лисичанск халкына даими рәвештә гуманитар йөк җибәрәбез. Азык-төлек, медикаментлар, эш кораллары, автомобильләр өчен запас частьләр, шәхси гигиена чаралары, кием-салым һәм башка бик күп әйберләр илтәбез. Агымдагы елның августында Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен 1,8 млн сум акча җыелды. Без шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә дә ярдәм күрсәтәбез, — диде Владимир Николаевич.
Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илдар Хәнифов сәнәгать диспансеризациясе узуның мөһимлеген искә төшерде.
— Тагын бер кат шуны искәртәсем килә: предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә даими рәвештә диспансеризация узарга кирәк. Ул бушлай уздырыла һәм кешенең гомерен саклап кала ала. Диспансеризация узу авыруны иртә стадиядә ачыкларга һәм дәвалау курсын узарга ярдәм итә, — дип билгеләп үтте баш табиб.
Сүзен йомгаклап, Дмитрий Иванов күптән түгел Мебель фабрикасы микрорайонында коммерцияви торак төзү планы раслануын хәбәр итте. Гипермаркет артында 4 биш катлы күпфатирлы йорт төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев