Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы ялга кайткан мобилизацияләнгән чистайлылар белән очрашты

«Чистай» мәдәни үзәгендә район башлыгы Дмитрий Ивановның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы узды.

Дмитрий Алексеевич сугышчыларга Ватан мәнфәгатьләре сагында торулары өчен рәхмәт белдерде.

Корылган табын артында сугышчылар хезмәт шартлары, алгы сызыктагы хезмәт көннәре, көнкүрештәге ихтыяҗлары турында сөйләделәр. Очрашуда катнашучылар шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары турында да сөйләделәр.

– Без сезнең белән, егетләр, һәм хәрби бурычларын намус белән үтәүче барлык сугышчылар белән горурланабыз! Барыгызның да өйгә исән-сау кайтуыгызны телибез! Лаеклы хезмәт итегез. Алга таба да сезгә ярдәм күрсәтеләчәк. Барлык үтенечләрегезне үтәргә вәгъдә итәм, – дип ассызыклады район башлыгы.

Мобилизацияләнгәннәр, үз чиратында, район җитәкчелегенә, шулай ук битараф булмаган чистайлыларга һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

– Өйдән килгән ярдәм сугышчан рухны ныгыта, – диләр хәрбиләр бертавыштан.

Әйтергә кирәк, Чистай егетләренең күбесе белән район башлыгы махсус хәрби операция барган зонага гуманитар йөк белән барганда очрашкан булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев