Чистай районы башлыгы гражданнарны кабул итте
Торак мәсьәләләре һәм бакча автобуслары маршрутлары – игътибар үзәгендә
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте, аның барышында яшәүчеләр белән муниципалитетның иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.
Игътибар үзәгендә торак проблемалары, шул исәптән авария фондыннан күчерү һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау.
Шулай ук бакча участокларына кадәр пассажирлар йөртү һәм автобус маршрутлары темасы күтәрелде.
Моннан тыш, башлык шәхси мөрәҗәгатьләрне дә карады.
Район башлыгына 8 (84342) 5-25-74 телефоны буенча язылырга яисә Чистай шәһәре, Ленин урамы, 2а йорты адресы буенча администрациягә килеп, шәхсән язылырга мөмкин.
Кабул итү бүлмәсе дүшәмбедән җомгага кадәр 8дән 17 сәгатькә кадәр эшли, төшке аш – 12дән 13 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев