Чистай районы башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты
«Чистай» мәдәни үзәгендә район башлыгы Дмитрий Иванов районның бизнес-берләшмә вәкилләре белән очрашу уздырды. Эшлекле очрашуда эшмәкәрлек эшчәнлеге генә түгел, районның һәм аның халкының башка өлкәләре белән бәйле актуаль мәсьәләләр дә каралды.
Бизнес-очрашуны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Евгений Никитин ачып җибәрде. Ул агымдагы елның узган чорында районның төп икътисади күрсәткечләре турында сөйләде.
— 2025 ел бәяләмәсе буенча тулаем территориаль продукт 2024 елдагы кебек үк 50 миллиард сум тәшкил итә. Быелгы елның 8 аенда предприятиеләр тарафыннан үзләре җитештергән 24,6 миллиард сумга товар төяп озатылган. Сәнәгать җитештерүенең индексы 85,1 процент тәшкил итә, — дип билгеләп үтте Евгений Валерьевич.
Докладчы сүзләренә караганда, районда 20 эре, 5 урта, 2380 кече һәм микропредприятиеләр эшли. Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең гомуми саны 18 мең кеше тәшкил итә.
Шулай ук Евгений Никитин «Чистай» алгарышлы үсеш территориясе турында да сөйләде. Бүгенге көндә анда 30 резидент теркәлгән. Салым режимы гамәлдә булган чорда алар артында 4,5 миллиард сум акча инвестицияләнгән, 1516 эш урыны булдырылган! Резидентларның эшләгән акчасы 21,8 миллиард сум тәшкил итә.
— Шулай ук районда «Чистай» индустриаль паркы, «Стахеев Ю.М. ШЭ» һәм «Үзәк» шәхси сәнәгать парклары эшли. Алар территориясендә төрле предприятиеләр актив эш алып бара, анда яңа эш урыннары булдырыла. Быел «Галант» кампаниясе төркеменең производство территориясендә «Интеграция» исемле тагын бер шәхси сәнәгать паркы оештырылды, — дип билгеләп үтте докладчы.
Евгений Никитин бизнес-берләшмә вәкилләренә республикада булган кече һәм урта бизнеска булышлык чаралары турында җентекләп сөйләде.
Дмитрий Иванов эшмәкәрләргә һәм предприятие җитәкчеләренә мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска һәм бизнесны яклауның барлык мөмкинлекләреннән актив файдаланырга чакырды.
— Һичшиксез, әлеге чаралардан файдаланырга кирәк. Чөнки эшмәкәрлек эшчәнлегенең грант булышлыгына программаларның, субсидияләрнең күп төре бар. Әйе, аларның кайберләренең вакыты тиз чыга, әмма яңа формалары барлыкка килә. Шуңа күрә дә, мөмкинлек булганда, анда катнашырга кирәк, — дип муниципаль район башлыгы очрашуга килүчеләрне анда катнашырга чакырды.
Махсус хәрби операция темасына, атап әйткәндә, сугышчыларга һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүчеләргә аерым игътибар бирделәр. 2022 елдан башлап районда башкарма комитетның, предприятиеләрнең, волонтерлык хәрәкәтенең һәм битараф булмаган гражданнарның бу юнәлештә актив уртак эшләре алып барыла.
Очрашуда әйтеп үтелгәнчә, «Чистай» мәдәни фонды аша 33 миллион сум акча җыелган. Әлеге акчалар беренче кирәк-ярак товарлары сатып алуга, техникага, азык-төлек, төзелеш, көнкүреш һәм мәктәп кирәк-яракларына, шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә һәм балаларына ярдәм итү өчен тотылган.
Мең ярым тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән, аның гомуми бәясе 160 миллион сум тәшкил итә.
Дмитрий Алексеевич җитәкчеләргә, предприятиеләр, оешмалар коллективларына, эшмәкәрләргә, волонтерларга һәм барлык битараф булмаган чистайлыларга сугышчыларга һәм тыныч халыкка күрсәткән ярдәмнәре өчен ихластан рәхмәт белдерде.
— Әлеге мөһим миссияне безгә барыбызга да бергәләшеп, кем ничек булдыра ала, дәвам итәргә кирәк, — диде Дмитрий Алексеевич.
Әлеге очрашуда туризм бүлеге җитәкчесе Таисия Олешкевич та чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Чистайның туристик потенциалын бизнес-берләшмә ягыннан саллы ярдәмнән — безнең шәһәрнең икътисадыннан һәм социаль тормышыннан башка ачып бирү мөмкин түгел.
— Туристик инфраструктурага акча кертү — бу киләчәккә инвестиция: мини-отельләр, уңайлы кунакханәләр, гастрономия мәйданчыклары, балалар һәм күңел ачу зоналары керемнең өстәмә чыганаклары гына түгел, алар шәһәребезне тормыш, эш һәм яллар өчен уңайлы да итәчәк. Вакыйгалы туризм: фестивальләр, мастер-класслар, социаль һәм экологик проектлар үсешенә аерым игътибар кирәк. Алар кунакларны тагын килергә мәҗбүр итүче уникаль мохит формалаштыралар. Бизнес һәм грантлар белән бергәләп без һәркем үзен шәһәребездә уңайлы һәм ирекле итеп сизсен өчен уңайлы инфраструктура, уңайлы маршрутлар һәм сервислар белән тәэмин итә алабыз, — диде Таисия Олешкевич.
Очрашу азагында эшмәкәрләр башлыкка һәм спикерларга аларны кызыксындырган сорауларны бирделәр, үзләрен дулкынландырган темалар буенча әңгәмә кордылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев