Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановның Яшьләр көне белән котлавы
27 июнь – Россия яшьләре көне
Хөрмәтле чистайлылар! Сезне Яшьләр көне белән котлыйм! Яшьлек – якты өметләр һәм планнар белән тулы искиткеч чор ул. Бу – кыю идеяләр туа һәм аларны тормышка ашыру өчен көч табыла торган вакыт. Безнең районда сәләтле, белемле, инициативалы һәм эшлекле яшьләр яши.
Кадерле егетләр һәм кызлар! Сезнең һәр уңышыгыз, һәр яңа үрегез – районыбыз, республикабыз һәм бөтен Россия үсешенә керткән өлешегез. Бүген сезнең бәйрәм!
Сезгә чын күңелемнән кыю хәрәкәт итүегезне, сайлаган юлыгыздан тайпылмавыгызны һәм билгеләнгән максатларыгызга берөзлексез якын килүегезне телим. Сезнең энергиягез, талантыгыз, тормыш сөючәнлегегез һәм интеллектыгыз теләсә нинди башлангычта һәрвакыт ышанычлы ярдәмчеләр булсын.
Яшьләр көне өлкәннәр күңеленә дә хуш килә. Яшьлек бит ул – яшь чиге генә түгел, ә кеше үзендә көч ташкыны сизә, зур планнар кора һәм ниятләнгәннәрнең тормышка ашырырлык һәм аның кулында булуын нык белә торган чор.
Барыгызны да шушы җәйге бәйрәм белән котлыйм! Сезгә һәр эшегездә җиңүләр һәм уңышлар телим. Нык сәламәтлек, шатлык, иминлек һәм бетмәс-төкәнмәс күңел күтәренкелеге юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев