Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Волонтер көне белән котлый

Бүген — Волонтер көне. Моңа катнашы булган һәркемне шушы бәйрәм белән чын күңелемнән котлыйм!

Ул — мәрхәмәтле һәм риясыз кешеләрнең бәйрәме, алар үз эшләрен ташлап, вакыт белән исәпләшмичә, бүләкләүләргә өмет итмичә, мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер торалар. Алар бөтен күңелләрен башкаларның иминлеген кайгыртуга, җәмгыятькә риясыз хезмәт итүгә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуга бирәләр.
Безнең район волонтерлары — актив гражданлык позициясе булган кешеләр. Алардан башка бер генә чара да узмый, алар истәлекле һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерәләр, ветераннар, инвалидлар турында кайгырталар. Үз үрнәкләре белән сәламәт яшәү рәвешен һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалыйлар.
Нәкъ менә волонтерлар беренчеләрдән булып махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга ярдәм итә башладылар. Алар даими рәвештә анда җибәрергә гуманитар йөк җыялар һәм илтеп бирәләр, маскировкалау челтәрләре үрәләр һәм махсус кием тегәләр, окоп шәмнәре, тимер мичләр һәм сугышчылар өчен кирәкле башка әйберләр ясыйлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән эшлиләр.
Хөрмәтле волонтерлар! Сезгә куйган хезмәтегез, ярдәмчел, олы йөрәкле булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, игелек һәм иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев