Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Ватан сакчылары көне белән котлады
Хөрмәтле якташлар! Сезне ихлас күңелебездән Ватан сакчылары көне белән котлыйбыз!
23 февраль – ул батырлык, кыюлык һәм намуслылык символы. Бу көнне без үз гомерләрен Ватанга тугры хезмәт итүгә багышлаган, аның иминлеге һәм бәйсезлеге сагында торучыларның барысына да олы хөрмәтебезне күрсәтәбез.
Без Ватаныбыз сагында торучы төрле буын вәкилләре белән горурланабыз! Җиңүчеләр буыны – Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында баш иябез! Безнең өчен алар һәрчак үрнәк.
Әти-бабаларыбызга лаеклы алмаш булып, үзләренең интернациональ бурычларын үтәүче, илебез территориясен һәм бөтенлеген саклаучы буын килде.
Бүген исә безнең якташларыбыз Россиянең якты киләчәге өчен батырларча сугышалар – махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклыйлар. Без аларның батырлыклары белән горурланабыз һәм тиз арада Җиңү белән туган җиребезгә кайтуларын көтәбез.
Ватан сакчылары көнендә без шулай ук район, республика, илебез үсешенә үзләренең фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш кертүче барлык патриотларны да хөрмәтлибез. Аерым рәхмәт һәм хөрмәтебезне Россия армиясе сафларында лаеклы хезмәт итүче һәм яшьтәшләре өчен үрнәк булучы яшь егетләргә юллыйсыбыз килә.
Ватаныбыз сагында торучыларның барысына да ныклы сәламәтлек, эшләрендә, Ватаныбызга хезмәт итүдә уңышлар телибез. Һәр гаиләгә бәхеттә, иминлектә, якыннарының кадер-хөрмәтен, яратуын тоеп яшәргә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев