Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов су каналының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

Предприятиенең яңа директоры белән муниципалитетта атналык киңәшмәдә таныштырдылар

Предприятие һәм ведомство оешмалары җитәкчеләре муниципалитетта атналык киңәшмәдә катнаштылар. Анда Чистай районара почтамтының эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләрнең торышы һәм узган атнадагы оператив вәзгыять турында сөйләштеләр. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Иң элек Дмитрий Алексеевич су каналының яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Бу вазифага Екатерина Борисовна Сапарина билгеләнде.

Районара почтамтта 200 почтальон эшли
Чистай районара почтамт эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Марина Прохорова сөйләде. Безнең почтамт составына Чистай, Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә, Спас районнары керә. Халыкка 100дән артык почта элемтәсе бүлегендә хезмәт күрсәтелә, штатта 300дән артык хезмәткәр эшли, шуларның 200е — почтальон. Районара почтамт посылкалар, хатлар, башка корреспонденцияне җибәрү, кабул итү, илтеп тапшыру белән шөгыльләнә. Быел Россия почтасы Белгород һәм Курск шәһәрләренә бушлай посылкалар кабул итте. Курьер тарафыннан китереп бирүгә, кулдан кулга тапшыруга ихтыяҗ зур.


1 сентябрьдән 2025 елның I яртыеллыгына матбугат басмаларына язылу кампаниясе башланды. 2024 елның икенче яртыеллыгында почтамт аша 22 меңнән артык газета-журнал алдырыла. Язылу ункөнлекләре оештырыла, анда газета-журналларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин, мондый кампания 4 октябрьдән 14енә кадәр узачак.

Һава торышы соңгы культураларны җыю темпларын арттырырга ярдәм итә
Агросәнәгать комплексы предприятиеләре эше турындагы мәгълүмат белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский таныштырды.
Узган атнадагы уңай һава шартлары соңгы культураларны җыю темпларын шактый арттырырга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, район хуҗалыкларында көнбагыш планлаштырылган мәйданның 30 процентында җыелган. 5 мең тоннага якын суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 24 центнер тәшкил итә. Бер үк вакытта соя җыю дәвам итә. Бүгенгә планлаштырылган мәйданнарның 65 проценты җыеп алынган, 6 мең тоннага якын соя суктырылган, уңдырышлылык — һәр гектардан 27 центнер, бу атнада ул калган мәйданнардан җыеп алыначак. Рапс планлаштырылган мәйданның 88 процентында җыелган, уңдырышлылык — һәр гектардан 24 центнер.


Яшелчәләр: бәрәңге, кишер, аш чөгендере алу эшләре актив бара.
Шул ук вакытта туфракны төп эшкәртү һәм терлек азыгы әзерләү буенча да эш алып барыла.
Атналык тулай савым 370 тонна тәшкил итә, шуның 354 тоннасы сатылган.

Юл-транспорт вакыйгасында 5 кеше зыян күргән
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлеге башлыгы урынбасары — полиция начальнигы Сергей Атуров хәбәр итте. Узган атнада җинаятьләр турында 4 хәбәр теркәлгән. Сводкада — наркотиклар тартып алу, мошенниклык, кеше милкен белә торып юк итү, алкоголь продукциясен законсыз сату. Барлык очраклар буенча җинаять эшләре кузгатылган.


Шәһәр һәм район юлларында 27 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, бу моннан алдагы атна белән чагыштырганда 5 очракка күбрәк. Бу аварияләрдә 5 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.
Барлыгы 166 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 134е юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. Шул исәптән транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен өч машина йөртүчегә беркетмәләр төзелгән.

«Өлкән буын кешеләренә игътибар күрсәтегез»

Киңәшмә азагында район башлыгы Дмитрий Иванов җитәкчеләрне предприятие һәм оешма ветераннарына кайгыртучанлык күрсәтергә өндәде.

— Коллегалар, бүген Игелек һәм хөрмәт ункөнлеге башланды. Шуңа күрә өлкән буын хезмәткәрләренә, бигрәк тә хәзерге вакытта лаеклы ялда булганнарга игътибар күрсәтүегезне сорыйм, — диде Дмитрий Алексеевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев