Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Яңа ел белән котлый!
Яңа ел бәйрәме — ул үзенчәлекле, бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган вакыт.
Ул ихласлылык, яктылык, гаилә җылысы һәм, әлбәттә, иң изге теләкләрнең, һичшиксез, тормышка ашачагына якты ышаныч белән тулган.
Яңа елны каршылаганда, без күңелебездән узып баручы ел битләрен ачабыз, иң изге һәм кыйммәтле әйберләрне хәтеребездә сакларга тырышабыз, аңа йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә өмет белән планнар корабыз.
Без махсус хәрби операциядә катнашучы, хәрби бурычларын намуслы һәм лаеклы үтәүче якташларыбыз белән горурланабыз һәм алар турында борчылабыз. Бу вакыт эчендә шәһәр һәм район халкы, предприятие һәм оешма коллективлары, берләшеп, безнең сугышчыларыбызга даими һәм саллы гуманитар ярдәм күрсәттеләр.
Узып баручы ел муниципаль берәмлегебез тормышындагы мөһим үзгәрешләр белән дә истә калачак. Яңа заманча производстволар эшли башлады, булган предприятиеләр продукция җитештерү күләмнәрен арттырдылар. Болар барысы да яңа эш урыннары булдыруга һәм икътисад үсешенә саллы өлёш кертте.
Безнең игенчеләребез дә елны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлыйлар. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртекле һәм яшелчә культураларыннан мул уңыш җыеп алдылар һәм үз эшчәнлекләренең яңа перспектив юнәлешләрен уңышлы башлап җибәрделәр.
Безнең районда мәгариф, мәдәният, спорт, туризм, яшьләр сәясәте кебек социаль өлкәләр дә актив үсә. Чистайлылар, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге конкурсларда һәм ярышларда җиңеп, призлы урыннар яулап, искиткеч нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Без барлык милли проектларда актив катнашуыбызны дәвам итәбез. Районда яңа объектлар барлыкка килә, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясала. Юлларны һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эшләре алып барыла, шәһәр инженерлык коммуникацияләре яңартыла. «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ишегаллары төзекләндерелә. Болар барысы да, һичшиксез, төп максатка — һәр кешенең тормыш сыйфатын яхшыртуга эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев