Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Егоровны туган көне белән котлады

Алексей Михайловичка 103 яшь тулды

 

Бөек Ватан сугышы һәм елга флоты  ветераны  Алексей Михайлович  Егоровка  103 яшь тулды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы  Дмитрий Иванов тәбрик итте.

 

– Алексей Михайлович,  сезне туган көнегез белән котлыйм! Озын гомер, ныклы сәламәтлек телим. Якыннарыгызның һәм  туганнарыгызның кайгыртуын, күңел җылысын тоеп  яшәгез, дип ветеранга мөрәҗәгать итте Дмитрий Алексеевич.

 

Район башлыгы ветеранга  бүләк, чәчәкләр, шулай ук муниципаль районнан һәм  Россия Президентыннан  котлау открыткалары тапшырды.  Моңардан тыш, Дмитрий Иванов  ветеранга хөкүмәт телеграммасын һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы  депутатыннан  бүләк – электр ярдәмендә җылытыла торган одеял тапшырды.

 

Берничә ел элек Алексей Михайлович имгәнгән иде, шуңа күрә ул хәзер мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмый. Аны кызы тәрбияли. Шулай ук    балалары, оныклары, оныкчыклары даими рәвештә  хәлен белеп торалар.

 

Фронтовикның туганнары  сөйләвенчә, соңгы елларда сәламәтлеге белән проблемалар булу сәбәпле, ул Җиңү парадында катнаша алмый.  Элек ул аларның берсен дә калдырмаган. Ә менә парадны телевизордан ел да карый. Укырга бик ярата.

 

Алексей Михайлович Березовка авылында туып үскән. Колхозда эшләгән, ә 1939 елда «Балхаш» теплоходына матрос булып урнашкан. Бөек Ватан сугышы башланган елларда  судно  Сталинградка  хәрби йөкләр ташып, Идел буйлап рейслар ясый.

 

1942 елның мартында  Алексей Егоров  Куйбышевта  пехота училищесы курсанты була, а июньдә  13нче махсус истребительләр батальонында рядовой автоматчик  буларак Мәскәү  янындагы сугышларда катнаша. 1947 елның 28 февралендә генә демобилизацияләнә.

 

Тыныч тормышта Алексей Михайлович  елга флотына  –  Ленин орденлы Кама елга пароходчылыгына кайта.   Казан елга  техникумының ике факультетын тәмамлап,  техник-судно йөртүче һәм  техник-механик  белгечлекләре ала.  Калган  бар гомерен  елга флотына багышлый: рулевойдан алып капитанга хәтле күтәрелә.

 

Аның  юбилей медальләренә һәм Бөек Ватан сугышы билгеләренә  хезмәттә алган бүләкләре: «1974 елда  социалистик ярышта җиңүче», «Елга флоты отличнигы» билгеләре, судно ремонтлау заводыннан һәм пароходчылыктан бирелгән  Мактау грамоталары да өстәлгән.  Алексей Михайлович Егоров исеме Чистай судно ремонтлау заводының  Мактау китабына кертелгән.

 

 

          

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев