Чистай районы авылларында яшәүчеләргә сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр
Елның җылы вакыты җиткәч, коену сезоны ачылганнан соң сулыкларда күңелсез вакыйгалар кисәк кенә артып китә.
Коткаручыларны һәм җирле властьны балаларның сулыкларда өлкәннәр күзәтүеннән башка булулары нык борчый. Ата-аналар һәм балалар өчен Исләй авылы җирлеге үткәргән кисәтү әңгәмәләре нәкъ менә шуңа багышланган иде.
Авыл җирлеге башлыгы, китапханәче, клуб методисты авылдашларына тормыш өчен мөһим кагыйдәләрне янә бер кат аңлату өчен бергә җыелдылар. Очрашуның төп сәбәбе – балаларның сулыкларда өлкәннәр күзәтүеннән башка булуларының аларның тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч тудыруы.
Бала яхшы йөзсә дә, ул ата-ана күз уңында калырга тиеш. Шулай ук ата-аналарга кечкенә балаларны олыракларына һәм аз таныш булган кешеләргә генә ышанып калдырмаска ярамавы хакында сөйләделәр. Балалар өчен иң җаваплы кешеләр, билгеле, ата-аналар.
Әңгәмәдә катнашучыларга шулай ук санитар-эпидемиологик нәтиҗәсе һәм кирәкле, рөхсәт итүче барлык документлары булган рәсми пляжларда гына коенырга кирәклеген искә төшерделәр. Таныш булмаган сулыкларда, көчле агымы, чокырлары һәм куе суүсемлекләре булган урыннарда коену катгый рәвештә тыела. Шулай ук кисәтүче билгеләргә дә игътибар итәргә кирәк – алар юкка гына куелмый бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев