Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы авылларында яшәүче өлкәннәрне шәһәргә медицина тикшерүенә бушлай илтәләр

Шәһәр һәм район юлларында йөрүче «Өлкән буын» дигән язулы автомобильне, мөгаен, күпләр күргәндер. Аның пассажирлары — авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр.

«Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең шушы махсуслаштырылган автомобилендә аларны билгеләнгән график буенча Чистай үзәк район дәваханәсенә диспансеризация һәм профилактик тикшерү уздыру өчен китерәләр.
Бу эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 2019 елның сентябреннән алып барыла.
— Проект өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм ерак авылларда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның шул яшьтә дә актив булуларына юнәлдерелгән, хәзер алар тиешле медицина тикшерүләрен һәм скринингларны вакытында уза алалар, — дип сөйли өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Альбина Әхмәтшина. — Өлкәннәрне ташу авыл җирлекләре фельдшерлары һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә оештырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, медицина тикшерүе узарга тиешле кешеләргә кузгалып китү урыны, вакыты һәм датасы турында вакытында хәбәр итәләр.
«Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә билгеләп үтүләренчә, бу илкүләм проектта катнашучы әби-бабайлар күрсәтелгән игътибардан канәгать һәм илтеп җиткерүне оештыручыларга һәм медицина учреждениеләренә рәхмәтләрен белдерәләр.
— Билгеле булганча, сәламәтлек турында кайгырту озын гомерлелекнең нигезе булып тора. Монда даими профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация мөһим роль уйный. Шуңа күрә 65тән өстән гражданнарны медицина учреждениеләренә илтү эшчәнлеге авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен зур әһәмияткә ия, — дип ассызыклады Альбина Шамил кызы.
Бу елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, өлкән яшьтәге 599 авыл кешесе шәһәрнең медицина учреждениеләрендә булган инде, аларның 116сы инвалид төркеменә ия. Агымдагы елда авыл җирендә яшәүче 1200гә якын граждан җәлеп ителер дип көтелә. Район авылларында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең гомуми саны 3132 кеше тәшкил итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев