Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай прокуратурасы зиратта табылган биологик калдыклар буенча тикшерү башлады

«Чистай-информ» редакциясенә халык контроле комитеты активистлары мөрәҗәгать итте. Алар православие зиратында патологоанатомик калдыклар күмелгән урын күрсәтелгән берничә видео материал тәкъдим иттеләр.

Беренче роликта биологик калдыклар салынган сары пакетларның агач такталар һәм калай белән капланган булуы ачык күренә. Кайбер пакетлар исә янәшәдәге каберләр янында ята. Видео авторы фикеренчә, аларны этләр һәм каргалар тараткан.

– Юл өстендә пакет ята. Анда сабый туганнан соң төшә торган бала чүбе салынган, – дип аптырашта калган халык контроле комитеты рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Людмила Потасьева. – Барысын да бирегә ташыйлар, әмма чокыр тулган инде. Кайбер капчыклар ертылган. Күз алдына китерегезче, эсседә нинди сасы ис торачак!

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, туфракка очраклы рәвештә эләккән медицина калдыклары һәм биологик сыеклыклар экологиягә җитди зыян китерергә сәләтле. Санитар кагыйдәләрнең тиешле нормалары буенча, Б классы калдыклар (аларга кан яки башка биологик сыеклыклар белән пычранган материаллар, эш кораллары һәм әйберләр, патологоанатомик, органик операцион, азык-төлек калдыклары, патогенлыкның 3-4нче төркемдәге микроорганизмнар китереп чыгарган йогышлы авырулар белән контактта булган материаллар керә) ике ысул: махсус мичләрдә яндыру яки махсус полигоннарда күмү юлы белән утильләштерелә.

Берникадәр вакыттан соң халык контроле комитеты активистлары калдыклар күмелгән урынга Роспотребнадзорның территориаль идарәсе вәкилләре белән киләләр. Видеода ачык күренгәнчә, алар килгәнче калайны алып куйганнар, ә калдыклар салынган пакетларны балчык белән күмгәннәр. Әмма берничә пакет элеккечә янәшәдәге каберләр янында аунап ята.

Активистлар төркеме шәһәр хакимиятенә һәм Чистай үзәк район дәваханәсенә мөрәҗәгать итәләр. Активистларга сорауларына җавапны озак көтәргә туры килми. Беренче белдерү кәгазендә коллектив мөрәҗәгатьнең шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов исеменә ведомство карамагындагы карарны карау һәм кабул итү өчен җибәрелгән дип әйтелә. Мөрәҗәгать нәтиҗәләре турында федераль законнарда билгеләнгән срокларда хәбәр ителәчәк.

Чистай үзәк район дәваханәсе адресына җибәрелгән халык контроле әгъзаларының коллектив мөрәҗәгатенә җавап итеп, Чистай үзәк район дәваханәсе стационар бүлекчәләренең медицина калдыкларын күмү урыны санитар кагыйдәләр, шәһәр һәм район хакимияте белән килешү нигезендә расланды, дип әйтелә.

– Территорияне җыештыру кирәк булганда (күмү урыны тулгач), шулай ук язгы чорда һава шартлары үзгәргәндә үткәрелә. Үзәк район дәваханәсенең хуҗалык итү хезмәте белгечләре тарафыннан территорияне тәртипкә китерү һәм медицина калдыклары белән эш итүдә килеп чыккан җитешсезлекләрне бетерү буенча барлык кирәкле чаралар күрелде. Хәзерге вакытта мондый хәлләрне киләчәктә булдырмау өчен махсус бүлеп бирелгән утильләштерү урынын төзекләндерү максатыннан каркасны эретеп ябыштыру эшләре алып барыла, – дип җавап бирделәр Чистай үзәк район дәваханәсендә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә хәлне контрольдә тота.

– Без бу проблема барлыгын беләбез. Урынга барып карадык. Хәзер ул урын тотып алынган, чокыр балчык белән капланган. Тирә-юньдә биологик калдыклар белән пакетлар аунап ятмый.

Активистлар бу документларны күз буяу дип саныйлар һәм төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итүләрен дәвам итәләр. Бу проблеманы республиканың кайбер матбугат чараларында да яңгыраттылар.

«Чистай-информ» хәбәрчеләренә шәһәр прокуратурасында хәбәр итүләренчә, Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белгечләрен җәлеп итеп, Чистай үзәк район дәваханәсенең медицина калдыклары белән эш иткәндә санитар-эпидемиологик законнарны үтәвен тикшерү үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев