Чистай полицейскийлары гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирделәр
Укучылар алдында телекоммуникация технологияләре кулланып җинаятьләрне ачу бүлеге начальнигы, полиция майоры Эльвира Камалова чыгыш ясады
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге һәм Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча җәмәгатьчелек вәкилләре 3нче номерлы гимназиянең өлкән сыйныф укучылары белән очраштылар.
Әлеге чараның төп максаты – киләчәктә гимназияне тәмамлаучыларга һөнәри юнәлеш бирү һәм Россия эчке эшләр министрлыгы системасындагы уку йортларын сайлауда ярдәм итү дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте.
Укучылар алдында телекоммуникация технологияләрен кулланып җинаятьләрне ачу бүлеге начальнигы, полиция майоры Эльвира Камалова чыгыш ясады. Әңгәмә барышында ул укучыларга аңлы рәвештә сайлаган әлеге һөнәрнең мөһимлеге, эчке эшләр органнарында хезмәтнең үзенчәлекләре, шулай ук һәркөнне полиция хезмәткәрләренең күз уңында булган максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.
Эльвира Әсхәт кызы Россия эчке эшләр министрлыгы системасындагы юридик вузларга керү тәртибенә һәм укырга керергә теләүчеләр өчен булган таләпләргә җентекләп тукталды. Ул шулай ук укытуның өстенлегенә: беренче курстан ук курсантларның полиция хезмәткәре статусы алулары, аларга стипендия түләнүе, шулай ук тулы дәүләт тәэмин итүендә булуларына акцент ясады.
Очрашу азагында ул өлкән сыйныф укучыларын һөнәр сайлауга җаваплы карарга һәм яшь егетләрне хокук сакчылары сафын тулыландырырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев