Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай пенсионеры «прокуратурадан» ялган шалтыратуга ышанып курьерга миллионнан артык сум акчасын биргән

Ир-ат үзләрен прокуратура хезмәткәрләре һәм юристлар дип таныштырган кешеләрнең ялган шалтыратуларына ышанып, миллионнан артык сум акчасыннан колак каккан

76 яшьлек Чистай пенсионеры телефон мошенникларының корбаны булган. Үзләрен прокуратура хезмәткәрләре һәм юристлар дип таныштыручыларның инструкцияләрен үтәп, ул миллионнан артык сум артык акчасыннан колак каккан.

 

Барысы да стационар телефонга шалтыратудан башланган. Шалтыратучы үзен прокуратура хезмәткәре дип таныштырган һәм янәсе пенсионер исеменнән ниндидер билгесез кеше исеменә төп ышаныч язуы рәсмиләштерелүен, ә ул кешенең пенсионерның счетыннан акча алырга маташуын хәбәр итә. Әлеге яңалык олы кешедә курку тудыра – аның счетында зур суммада акча була.

 

Куркуга калган пенсионер үзенең акчалары турында шалтыратучы кешегә сөйли. Тегесе исә ике вариант: счетны блокка куярга яисә бөтен акчаларны банктан алып декларация ясарга тәкъдим итә.

 

Аннары әлеге ир-ат белән бер хатын-кыз элемтәгә керә, ул үзен юрист дип таныштыра. Ул ир-атка акчаны сакларга ярдәм итүен әйтә һәм аны счетны ябарга, акчаларны алырга ышандыра. Шул ук вакытта ул катгый рәвештә бу хакта банк хезмәткәрләренә хәбәр итмәскә куша, моны банк хезмәткәрләренең мошенниклык схемасына катнашы булырга мөмкин дип аңлата. Тикшерү һәм декларация ясау өчен акчалар белгечкә тапшырылырга тиешлеген, белгечнең хәзер килеп җитәсен хәбәр итә.

 

Пенсионер, явыз ниятле кешеләрнең өзлексез телефон контролендә банкка барып 1 000 025 сум акчасын ала һәм өендә көтеп торучы курьергә тапшыра. Курьер акчаны алуы турында расписка яза һәм берничә көннән акчаны китерәчәкләрен әйтә.

 

Икенче көнне генә ир-ат үзенең алданганын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

 

Әлеге факт буенча Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Чистай полициясе чираттагы тапкыр гражданнарны уяу булырга чакыра: хокук саклау органнары һәм банк хезмәткәрләре беркайчан да акчаны банктан алырга, «куркынычсыз» счетларга күчерергә яисә курьерларга тапшырырга дигән таләп белән шалтыратмый. Шундый шалтыратулар булганда кичекмәстән сөйләшүне өзәргә һәм мөстәкыйль рәвештә банкка яисә полициягә шалтыратырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев