Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай педагогы «ТРның атказанган укытучысы» исеменә лаек булды

Аның эш стажы 38 ел тәшкил итә!

1нче номерлы лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Семенова быел «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем алды. Ә аның укучылары Александра Гришанова ике фәннән — рус теле һәм әдәбиятыннан 100әр балл, Регина Россова рус теленнән 100 балл җыйган!

Без Татьяна Анатольевна белән аралаштык һәм аның педагогик эшчәнлеге ничек башланганын, нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгәнен һәм укучыларының зур уңышка ирешүенең сере нәрсәдә икәнен белдек.

— Сезнең стажыгыз ничә ел тәшкил итә һәм педагогик эшчәнлегегез ничек башланды?

— 15 августта педагогик стажыма 38 ел тулды. 1985 елда Казан педагогия институтының филология факультетын тәмамлагач, мине юллама буенча рус теле һәм әдәбияты укытырга 17нче номерлы мәктәпкә җибәрделәр. Кулыма диплом тотып, мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән көнне яхшы хәтерлим. Җәй иде, мәктәптә ремонт бара: түшәмнәрне һәм диварларны агарта иделәр. «Мәктәп директорын кайда күрергә мөмкин?» — дигән соравыма эш киемендәге хатын-кыз директорның үзе булуын әйтте һәм миңа икенче катка, аның бүлмәсенә барырга тәкъдим итте. Бүлмәдә ул укучыларның мәктәпкә язылу журналын ачты, минем исемемне сорады һәм үзенең Әминә Сибгатулла кызы Гатауллина булуын һәм минем бу мәктәпкә килүемә бик шат булуын, чөнки аларда 9 сыйныфка укучылар җитмәвен (ул вакытта ун еллык уку иде) әйтте. Әмма 8нче сыйныфны тәмамлау турындагы аттестат урынына, мин директорга педагогия институтын тәмамлау турында дипломымны суздым, бу минем булачак җитәкчемне бик нык гаҗәпләндерде. Ул безнең беренче очрашуыбызны искә төшерергә бик ярата иде һәм мине 9нчы сыйныфка яздыру теләгеннән һәрвакыт көлә иде, — дип уртаклашты Татьяна Анатольевна. — Соңрак үз һөнәрләренә гашыйк булган акыллы, зирәк кешеләр, көчле һәм якты шәхесләр Әминә Сибгатулла кызы һәм бу мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Ивановна Лимонникова педагогик эшчәнлегемдә минем төп остазларым булдылар. Моның өчен мин аларга гомерем буе рәхмәтлемен. Минем беренче укыту йөкләмәм 22 сәгать иде. Миңа ике бишенче сыйныфны бирделәр, һәр сыйныфта 11әр сәгать рус теле һәм әдәбияты. Сыйныфлар бик зур: 43 һәм 44 укучылык иде. Кайбер парталар артында өчәр укучы утырды. Әминә Сибгатулловна соңрак миңа дәресләр вакытында минем кабинетым янында басып торырга һәм дәресләрне ничек алып барганымны һәм балаларның миңа ничек җавап биргәннәрен тыңларга яратканын әйтте. Шулай килеп чыкты, минем дәресләремдә тәртип мәсьәләсе беркайчан да тормады.

— Мәгариф өлкәсендә эшләргә сезне нәрсә дәртләндерә?

— Мин 5нче сыйныфтан башлап 11нче сыйныфка кадәр рус телен укытканда үземнең җиде еллык хезмәтемнең нәтиҗәсен күрергә яратам: һәр чыгарылышта минем БДИдан күп балл җыючыларның проценты югары була. Мәсәлән, 2016 елда 47 чыгарылыш укучысының — 74 проценты, 2020 елда 42 чыгарылыш укучысының — 83 проценты, 2023 елда 41 чыгарылыш укучысының 71 проценты югары балл җыйды. Уңышка ирешкән чыгарылыш сыйныф укучылары миңа рәхмәт сүзләре язып, югары уку йортларына бюджет урыннарына керүләре турында хәбәр иткәч, мин шатланам. Алар алдында Казанның гына түгел, Мәскәүнең дә, Санкт-Петербургның да иң яхшы югары уку йортлары ишекләрен ача.

— Үз эшегездә нинди авырлыклар белән очрашасыз һәм аларны ничек җиңәсез?

— 2007 ел минем өчен авыр булды, чөнки мин 21 ел эшләгән 17нче мәктәп үз эшчәнлеген туктатты — ул кадет мәктәбе итеп үзгәртелде. Алтынчы сыйныфтагы соңгы ата-аналар җыелы­шында мин укучыларның әти-әниләренә мәктәпнең ябылуы һәм безгә балалар белән төрле мәктәпләргә таралышырга туры киләчәген хәбәр иттем. Ата-аналардан: «Сез кайда эшләсәгез, безнең дә балаларыбыз шунда укыячак!» — дигән җавап ишеттем һәм ул мине сөендерде. Шуннан соң мин ата-аналарга безне кабул итәчәк мәктәпне табарга тәкъдим иттем. Һәм улы минем сыйныфта укыган Михаил Ксенофонтовның җиңел кулы белән (Михаил Иванович, мин сезгә бик рәхмәтлемен!) без шул ук көнне кичен тулы состав белән «1нче номерлы лицей»га кабул ителүебезне һәм миңа икенче көнне бу уку йортына документларымны һәм укучыларымның шәхси эшләрен алып килергә кирәклеген белдек.

2020 ел минем өчен аеруча авыр булды, ул вакытта пандемия аркасында мәктәпләрдә дәресләр туктатылды, мәктәпкә килеп консультацияләр алу тыелды. Миңа дүрт ай дәвамында 42 унберенче сыйныф укучысын рус теле буенча БДИга әзерләүне дистанцион форматта үткәрергә туры килде. Июнь башында тугызынчы сыйныфларда төп дәүләт имтиханы үткәрелмәячәге турында карар чыгарылды, ә 11нче сыйныф укучыларының БДИ тапшыру срогын күчерә бардылар. Югары уку йортлары чыгарылыш укучыларының документларын кабул итә башлады, әмма имтиханнар әле булмагач, нинди документлар турында сүз бара? Минем чыгарылыш сыйныф укучыларымның нинди киеренке хәлдә булуын аңлау авыр түгелдер. РФ Мәгариф министрлыгы рәсми рәвештә рус теленнән БДИны билгесез вакытка күчергән көнне мин аларга имтиханга әзерләнү дәресләребез дәвам итәчәк, чөнки мин алар белән күпме кирәк, шулкадәр булачакмын, дип белдердем. Шулай ук бу очракта күңелләрен төшермәүчеләр, ә әзерләнүләрен дәвам итүчеләр җиңүче булачак дип әйттем. Укучылар миңа ышандылар һәм безнең дәресләр 7 июльгә кадәр дәвам итте. 8 июльдә рус теленнән имтихан уздырылды. Бу көнне һава торышы да минем чыгарылыш укучыларымны сынады: бик эссе булды, күләгәдә + 36 градус иде. Шуңа да карамастан, рус теле буенча БДИ нәтиҗәләреннән барысы да канәгать калды: уртача балл — 86,5 — ТР буенча 2020 елгы БДИдан иң югары нәтиҗәләр арасында өченче нәтиҗә булып чыкты!

— Мәгариф өлкәсендә һөнәри осталыгыгызны ничек үстерәсез?

— КФУ каршындагы югары квалификация категориясенә аттес­тация кысаларында уза торган квалификацияне күтәрү курслары, шулай ук күпсанлы дистанцион укыту курслары миңа рус теле һәм әдәбиятын укытуның иң яхшы заманча ысуллары белән танышырга мөмкинлек бирә. Мин аларны үз эшемдә уңышлы кулланам. Казан федераль университеты укытучылар һәм укучылар өчен үткәргән фәнни-гамәли конференцияләрдә дә күп яңа белемнәр алам.

— Замана укытучысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Замана укытучысы үз фәнен һәм укыту методикасын яхшы белергә генә түгел, ә бу белемнәрнең дәрәҗәсен даими күтәрү теләгенә дә ия булырга, көндезге һәм дистанцион форматта дәресләр үткәрә белергә, укучыларның яшь психологиясен яхшы белергә, аралашучан һәм иҗади булырга, заманча техник укыту чараларын яхшы белергә һәм аларны эштә кулланырга, шулай ук үз укучыларына хөрмәт белән карарга тиеш.

— Үткән еллардагы һәм бү­генге укучы­ларның белем­нәрен ничек бәялисез?

— Үткән елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының белемнәре бүгенге чыгарылыш сыйныф укучыларының белемнәреннән әллә ни аерылып тормый: олы тормышка алар грамоталы кешеләр булып китәләр. Бу фактны югары уку йортлары укытучылары да, укучыларның әти-әниләре дә, хәер, чыгарылыш укучылары үзләре дә билгеләп үтә.

— Сезнең чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны 100 баллга тапшырдылар, укучылар уңышының сере нәрсәдә?

— Төгәллек кертәсем килә, бу чыгарылышта минем ике укучым — Александра Гришанова һәм Регина Россова — йөзәр балл җыйдылар, өстәвенә, Александра ике фәннән — рус теле һәм әдәбияттан — йөзәр балл җыйды. Аларны аерып, рус теленнән башка укучыларымның да югары казанышларын түбәнәй­тәсем килми: аларның 12се имтиханнан 90нан алып 100 баллга кадәр, ә 27се 80нән 100 баллга кадәр җыйды. Минем укучыларым акыллы, максатчан, тырыш. Мин алар ирешкән нәтиҗәләр белән горурланам!

Александра Гришанованы мин 5нче сыйныфтан башлап, 7 ел укыттым. Ул һәрвакыт бик яхшы билгеләренә укыды, рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадаларында һәм конкурсларында күп тапкырлар җиңүче булды. Аның 9нчы сыйныфта Н. И. Лобачевский исемендәге Бөтенроссия мәктәп укучыларының фәнни-гамәли конференциясендә катнашуы символик факт дип саныйм, анда ул «„Җиңү“ сүзенең энциклопедиясе» проекты белән чыгыш ясады һәм беренче урынны алды. Менә имтиханнарда да Саша чын җиңү яулады, рус теле һәм әдәбияты буенча югары баллар җыйды.

— Карьераларын яңа гына башлаган укытучыларга нинди киңәшләр бирә аласыз?

— Әгәр сез рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлаган булсагыз, укучылары­гызның киләчәге, бәлки, илебезнең киләчәге өчен дә җаваплы булуыгызны аңларга тиешсез.

Шуңа күрә сез лаеклы укыту, укучыларыгыз чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыра һәм үзләре хыялланган һөнәрләрне үзләштерә алсыннар өчен күп көч куярга тиешсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев