Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары (1нче кисәк)
АБРУЙ СӘЙФИ (1889-1960)
Кичер безне, Абруй Сәйфи
Абруй Сәйфи - 1917-1918 елларда Милләт Мәҗлесендә (төрки-татарларның милли парламенты) бердәнбер хатын-кыз.
Абруй Сәйфи - 1917-1918 елларда Казан һәм Уфа шәһәрләрендә, ягъни ике калада да депутат булып сайланган бердәнбер хатын-кыз.
Абруй Сәйфи - Уфада «Мөселман солдат хатыннары бюросын» җитәкләгән һәм Казанда да «Мөселман солдат хатыннары бюросын» җитәкләгән бердәнбер хатын-кыз.
Абруй Сәйфи татар балалары өчен иң беренче балалар бакчалары ачкан (барысы бишәү).
Абруй Сәйфи ятим калган татар балалары һәм караучысыз калган өлкәннәр өчен иң беренче тәрбия-кайгырту йортлары ачкан.
Абруй Сәйфи - «Татар хатын-кызлары азатлык юлында» эшен язып, татар хатын-кызлары хәрәкәтен өйрәнүгә нигез салган.
Абруй Сәйфи - «Азат хатын» журналын оештыручыларның берсе.
Педагог, журналист, язучы, тәрҗемәче Абруй Сәйфи 1889 елның 15 мартында Казан губерниясенең Чистай уезды, Күлбай Мораса авылында (хәзерге Нурлат районы) туа.
Абруйга тормышның авырлыгын бала чактан ук татырга туры килә. Әнисе аны ялгыз гына үстерә, сигез яшьтән үк татар кызлары киемнәренә чигү чигеп, тегеп көн күрәләр. Укырга-язарга да үзлегеннән өйрәнә.
Абруй 1905 елдан туган авылындагы мәктәптә укытучы булып эшли. Берничә елдан, якташы, мөгаллим Шәһит Әхмәдиев ярдәме белән, Адәм-Су авылында кыз балаларны укытыр өчен мәктәп ача.
1910 елда Абруй Әстерханга күчеп китә, анда 1912 елның сентябреннән «Нәмунәи тәрәккый» («Үрнәк юл») исемле кызлар мәктәбе ача. Мәктәп ачылу зур вакыйга була, матбугат битләрендә бик күп яхшы теләкләр, киңәшләр басылып чыга. 1913 елның 7 май санында «Идел» газетасы, мәктәпне тулысынча тасвирлаганнан соң, болай дип билгеләп үтә: «Бер дә арттырусыз шуны әйтергә кирәк, укытучы Абруй Сәйфи татар педагоглары арасында иң алдынгы укытучыларның берсе». Революциягә кадәрге матбугатта Абруйның кызлар мәктәбенә яңача уку кертүе, укучы кызлар арасында газета-журналлар таратуы, әдәби кичәләр уздыруы турында күп языла.
Абруй укыту эше белән генә чикләнми, балалар язмышын һәрьяклап кайгырта. Туберкулез белән авыручы балаларга ярдәм итү өчен төрле чаралар күрә. «Идел» газетасының 1912 елның 27 маенда чыккан санында Нариман Нариманов, авыру балалар файдасына оештырылган ак чәчәк сату эшендәге активлыгы өчен, Абруйга аеруча рәхмәт белдерә.
Нәкъ менә Әстерханда Абруй иң алдынгы карашлы татар яшьләре белән таныша, актив рәвештә иҗтимагый эшләрдә катнаша башлый, дөньяга карашы үзгәрә. Бигрәк тә татар хатын-кызының аң-белемен арттырасы, аның гаиләдә, тормышта тоткан ролен үзгәртәсе килә. Ул елларда үзе бик күп укып, гомумрусия һәм Европа илләрендә хатын-кызлар хәрәкәтен күзәтеп бара, шул мәгълүматларны газета-журналлар аша халыкка җиткерергә тырыша.
1910 елдан «Аң», «Идел», «Кояш», «Вакыт» һ.б. газета һәм журналларда җәмгыятьтә татар хатын-кызларының хәле, үсеп килүче буынны тәрбияләү турындагы язмалары урын ала. Ул бу язмаларында хатын-кызларны гыйлем-мәгърифәткә чакыра, аларның ирләр кебек үк һәрбер эштә эшли алырлык сәләтле кешеләр булуын исбатлый. Мәсәлән, «Аң» журналында 1915 елда Абруйның дүрт лирик хикәясе басыла. Ә «Сөембикә» журналын ул публицистик материаллар бастыру өчен сайлый.
«Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык»тан алынды
Төзүче-авторлары – тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова
(дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев