Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары (7нче кисәк)
АБРУЙ СӘЙФИ (1889-1960)
«...Әнә шул урам буенда чана тартып чабып йөрүче, укуның нәрсә икәнен белмәүче, гөнаһсыз яшь кызчыкларны үземнең шәфкатьле ана мәхәббәте белән тулган бәгъремә кысып, үз кул астыма алып тәрбиялисем килә. Мин сезнең өчен дөньяда торам, сезнең өчен эшлим, бар шатлыгым сез генә...» - дип язды Абруй 1915 елда басылган бер мәкаләсендә.
Абруй Сәйфи, журналист буларак, иске авылның хәерчелеге, салам башлы өйләре, көне-төне эштән башы чыкмаган, гаиләдә изелгән авыл киленнәренең ачы язмышы, аларның зар-моңнары, хәсрәтләре өчен әрнеп яза. Гөнаһсыз кызчыкларны авыл буйлап, өйдән-өйгә бәлеш ашап йөрүче надан остабикәләр кулыннан алып, белемле кеше итү турында кайгырта.
...1917 елның башыннан Абруй Сәйфи хатын-кыз азатлыгы өчен көрәш юлында киң колач белән эшли башлый. Ул вакытта әле революцион юлга баскан алдынгы хатын-кыз эшчеләренә реакцион көчләр төрле юллар белән комачауларга тырышалар иде.
Сәлах Атнагулов «Шәрык хатын-кызлары һәм иҗтимагый революция» дигән әсәрендә революциянең иң кайнар көннәрендә булган шундый бер вакыйга турында яза: «Екатеринбургта булган бер җыелышта динче-милләтчеләр җыелышка килгән хатын-кызларны аерым утыртып, аларның йөзләрен ирләргә күрсәтмәү өчен арага чаршау корганнар. Абруй: «Революция чорында нинди чаршаулар булырга мөмкин?! Җитәр инде, бик күп еллар буенча безне бүлмәләргә бикләп тоттыгыз», - дип, чаршауны тартып өзеп чыгып сөйли башлый. Шул арада кәләпүшле «милләт батырлары», ду кубарып, кычкырышып, Абруй ханымны тәпәләп алалар...».
Ләкин кара көчләрнең мондый омтылышлары пролетар хатын-кызларны революция хәрәкәтеннән читкә этәрә алмый.
Башында Мулланур Вахитов торган социалистик комитетның хатын-кызлар арасында эшләү өчен төзелгән бүлегендә, татар хатын-кызларыннан беренче коммунисткалар Әминә Мөхетдинова, Гыйззениса Таҗетдиновалар белән бергә Абруй Сәйфи дә хатын-кызлар- ны революцион көрәшкә тарту юлында эшли башлый.
Аның ул еллардагы хезмәтләре турында Нина Ванькова, Әминә Мөхетдинова һәм Нур Сәйфи иптәшләрнең истәлекләрендә ачык әйтелә.
«Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык»тан алынды
Төзүче-авторлары – тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова
(дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев