Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары (6нчы кисәк)

АБРУЙ СӘЙФИ (1889-1960)

Тамашачылар, бигрәк тә хатын-кызларның күбесе, җырчы­га рәхмәтләр укый, аны кочаклап-кочаклап елый башлый. Алар арасында инде ирен, улын мәңгегә югалткан ишле балалы апалар да, яшь килен-киленчәкләр дә, киләчәк өметен - сөйгән егетен өзелеп көтүче кызлар да булгандыр. Бу күренеш, билгеле, Абруй апаны да бик тетрәндерде.

Халыкның үтенече аркасында мондый җырлы очрашулар ешая барды. Абруй апа бер дә ялындырмады - җырлады да җырлады. Халык аны шулкадәр үз итте һәм яратты, хәтта Абруй апа үзе дә алардан башка яши алмас кебек тоела иде миңа».

Абруй 1956 елда реабилитацияләнә һәм Казанга кайта.

Архивта А. Сәйфи белән бергә эшләгән укытучыларның КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре С. Д. Игнатьевка язган хаты саклана. Анда мондый юллар бар: «...иптәш А. Сәйфи үзенә торак алу артыннан йөри. Әмма хезмәт ияләре депу­татларының шәһәр башкарма Комитеты советы аның үтенечен канәгатьләндерми. Аңа инде 70 яшьтән артык, каты авыру да. Еш кына янәшәдәгеләрнең ярдәменә мохтаҗлык кичерә. Тоткынлыкта яшәгәндә, ул бөтен нәрсәсен югалтты һәм картлык көнендә бернәрсәсез калды: кровать куеп ятар, өстәл куеп ашар почмагы юк аның хәзер.

Ул дәвалауга, үзен карауга мохтаҗ. Без, иптәш Игнатьев, аңа торак алуда булышлык күрсәтерсез дип, сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Калган ярдәмне оештырырга без үзебез дә әзер».

Абруй Сәйфи 1960 елда вафат була.

Бу искиткеч талантлы татар хатынының бөтен тормышы - халыкка хезмәт итүнең чын үрнәге. Абруй Сәйфи - гомер буена татар хатын-кызларына аң-белем биреп, аларның хокукларын яклап, гаиләне, балаларны саклап - татар милләтен саклаган, халык бәхете өчен гомерен багышлаган хатын-кыз.

Сүземне тәмамлап, күңелне борчыган сорауларны бирәсе килә.

Күпкырлы, искиткеч талантлы шәхеснең хезмәт юлын өйрәнгән фәнни хезмәтләр кайда?

Ник хәзергә кадәр башкалабыз Казанда яисә аның туган җирендә аның музее юк? Кая аның исеме белән аталган мәктәпләр, урамнар?

Ник битараф без татар халкының затлы-зыялы шәхес­ләренә?

Ни өчен без үзебезнең шәхесләрне олылый белмибез?

Кайчан да булса Абруй Сәйфинең хезмәтен бәяләп, хөрмәт күрсәтербез микән?

Кичер безне, Абруй Сәйфи...

Сурия Усманова

 

«Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык»тан алынды

 

Төзүче-авторлары – тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова

(дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев