Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары (4нче кисәк)

АБРУЙ СӘЙФИ (1889-1960)

Журналистлар, Абруйның шул чордагы эшен тасвирлаган­да, конференцияләргә игътибарларын юнәлтәләр. Ә алар - хатын-кыз мәсьәләләре белән шөгыльләнгән бүлек эшенең бер өлеше генә, күренеп торган фасады гына дип әйтергә була. Бүлекнең төп эше исә - хатын-кызның тормышын җиңе­ләйтүгә, сәламәтлеген ныгытуга багышланган гамәлләрдән һәм килгән һәр кешегә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.

«Халык бәхете өчен көрәшүчеләр» китабында Р. Гыйниатуллина болай дип яза:

«Абруй Сәйфинең оештыру, журналистлык, педагоглык сәләте Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң аеруча нык күренде. Болак арты-Пләтән, Берләштерелгән-Бистә районнары татар хатын-кызларын оештыручы, республика хатын-кызлары арасында эшләү комиссиясе члены, ВКП[б]ның Татарстан өлкә комитетының хатын-кызлар бүлеге инструкторы - Абруй Сәйфи бу эшләрнең һәркайсында ялкынлы көрәшче һәм агитатор. Ул фабрика-заводларның эшче хатын-кызлары алдында докладлар ясый, уку өйләрендә хатын-кызлар секцияләре оештыра, татар хатын-кызларын делегат­лар сайлау җыелышлары эшенә тарта, ул җыелышларны үзе үткәрә, ул зур аудитория белән дә, һәр хатын-кыз белән аерым-аерым да уртак тел таба белә».

Татарстан республикасы Дәүләт архивында сакланган документларда 1922 елның 22 декабрендә татар хатын-кыз­ларының шәһәр конференциясе үтүе хакында күрсәтелә. Төп доклад белән Абруй чыгыш ясый. 1923 елның 3 июнендә булган партиясез татар хатын-кызларының өлкә конферен­циясе Абруйны тагын председатель итеп сайлый. Ул анда «Көнчыгыш хатын-кызлары арасында эшләү турында» дип аталган доклад белән чыга.

Архивта Абруйның шул еллардагы эшчәнлеге хакында шактый материал сакланган.

Аларны карагач, ис-акылларың китеп: «Бу хәтле эшләрне башкарырга ничек өлгерде икән?!» - дип уйлыйсың. Ә бит ул җыелыш, конференция, съездларны оештырырга, докладларын әзерләргә, чыгыш ясарга күпме көч, энергия кирәк. Шул ук вакытта республика районнарына, авылларга да барырга, эшне оештырырга, бар яклап халыкка ярдәм итәргә кирәк.

Районнарда хатын-кыз бүлекләрендә эшләү өчен кадрлар булмый, шул мәсьәләне хәл итү өчен, Абруй татар хатын-кызлары өчен аерым курслар оештыра. Барлык районнарда хатын-кыз мәсьәләләрен хәл итәр өчен бүлекләр ачыла.

Шул ук вакытта ул журналист эшчәнлеген дә дәвам итә. «Татарстан» газетасында хатын-кыз тормышы бүлеген алып бара. «Эшче» һәм «Татарстан» газеталары битләрендә А. Сәй­финең крестьян хатын-кызларын социализм төзү эшенә тарту юллары, балалар яслеләре, бакчалар һәм ашханәләр кирәклеге турында гади һәм төпле итеп язылган мәкаләләре, журнал­ларда аналар хакында хикәяләре басыла.

Нәкъ шул елларда Абруй Сәйфинең «Хатын-кызлар хәрә­кәте һәм авылда эш алып бару», «Татар хатын-кызлары азат­лык юлында» дигән хезмәтләре аерым китап булып басыла. Абруй ханым тәрҗемә өлкәсендә дә үзен сынап карый. Ул А. Чехов һәм А. Барбюс хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итә.

1926 елның августында татар хатын-кызлары тормы­шында әһәмиятле вакыйга була: «Азат хатын» журналының беренче саны басылып чыга. Бу журнал тулысынча А. Сәйфи һәм Г. Таҗетдинова (ВКП(б) өлкә комитетының хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе) инициативасы белән оештырыла. «Азат хатын»ның беренче һәм икенче санын чыгарганда, штатта бер кеше дә булмый, журналга нигез салган ханымнар аны үзләре чыгаралар. Ә Абруй үзе 1926-1927 елларда «Азат хатын» журналының җаваплы сәркатибе була. 1937 елга хәтле журналда ул үзенең мәкаләләрен дә бастырып килә.

 

«Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык»тан алынды

 

Төзүче-авторлары – тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова

 

(дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев