Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары (2нче кисәк)

...

Корылтайны Мәркәз бюро рәисе Хәдичә Таначева ачып җибәрә. Чиксез дулкынланган залга карап, ул үзе дә шул хисләрне зал белән бергә кичерә.
1937 елны кулга алынгач, шушы корылтайны оештыруы аңа төп гаепләү акты булачагын ул әле күз алдына да китерә алмагандыр шул. Киләчәккә зур өметләр баглап: «Әлёгә кадәр безгә хокуксызлыклар, золымнар хакында сөйләшергә мөмкинлек юк иде. Хәзер иске идарә бетте, революция безгә хөррият алып бирде», — дип белдерә. Корылтайда хатын-кызларга кагылышлы күп кенә докладлар тыңланып, карарлар кабул ителгәч, алдагы көннәрдә эшне оешкан төстә алып бару өчен «Мөслимәләр җәмгыяте» төзелә һәм аның да рәисе вазифасы Хәдичәгә зур ышаныч белән тапшырыла.
Инде актив җәмәгать эшлеклесе булып танылган Хәдичә Таначева 1917 елда Россия мөселманнары оештырган корылтайларның барысында да катнаша, Казан шәһәре Думасына шул ук елның август аенда үткәрелгән сайлауларда туганы Фуад Туктаров белән бергә депутат булып та сайлана.
Тагын шуны да өстәп әйтәсе килә: җитәкчесе Хәдичә Таначева булган «Мөслимәләр җәмгыяте»нә милләтнең иң зыялы, халык арасында зур мәртәбә казанган хатын-кызлардан Әминә Терегулова, Маһипәрвәз Дәүләткилдеева, Мәрьям Мөштәриева, Фатиха Аитова, Зәйнәп Хәсәни, Әсма Даутовалар да сайлана. Ләкин Октябрь татар зыялыларының, милләтпәрвәрләрнең изге омтылышларына киртә сала, якты хыялларын тормышка ашыруда аларның юлларын кисә…
1921 елда Вәлидхан Таначев Казакъ­станның Мәскәүдәге вәкаләтле илчесе итеп билгеләнә. 1924 елга кадәр алар Мәскәүдә яшиләр. 1923,1932 елларда Хәдичә апаны ике тапкыр кулга алалар. Аңа ташланган гаепләр әлёгә кадәр укучыны сискәндерерлек күренә. Янәсе, хосусый практика белән шөгыльләнгәч, теш куйганда, дәүләт алтынын әрәм-шәрәм итмиме? Әмма төп сәбәп туган иленнән бөтенләйгә аерылып китәргә мәҗбүр булган энесе Фуад Туктаров булуы мөмкин. Чөнки 1937 елны өченче тапкыр кулга алынгач, «Мөслимәләр җәмгыяте» төзүе, Думага депутат булып сайлануы кебек «гаепләр» өстенә нәкъ менә шул ак эмигрант энесе белән бәйләнеше дә советка каршы җинаять эше дип бәяләнә бит аның.
Шунысы гаҗәбрәк, әлеге «Мөслимәләр җәмгыяте» гаепләү эшендә «советка каршы оештырылган милли оешма» дип аталган икән. 1917 елның апрелендә әле совет власте үзе дә юк диярлек, ныклап урнашып, рәсми танылмаган чор бит бу. Акыл белән фикер йөрткәндә, хатын-кыз оешмаларын, советлар властька килгәч, рәсми органнар үзләре үк төзергә мәҗбүр булганнарын искә төшерү дә җиткән булыр иде бит. Боларга өстәп, Хәдичә Ямашева-Таначеваны советка каршы шпионлык эшендә, чит илдәге милли буржуа вәкилләренең күрсәтмәләрен алып, Газиз Гобәйдуллинга тапшырып баруда гаеплиләр. Ире Вәлидхан белән бергә кулга алынып (икесенә дә бу вакытта 56 яшь), шундый мәгънәсез гаепләүләр нигезендә Коми АССРның Ухтижим лагеренда 8 ел буе интегәләр алар. Нинди генә кыен шартларда яшәсәләр дә, үзләренең асыл, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаганнар, күрәсең. Хәдичә лагерьда да байтак тоткыннарга ярдәм кулы сузган икән. Шуларның берсе хакында рус язучысы Ю. И. Чирков «А было все так» китабында бик матур мисаллар китереп яза.
1945 елның ноябрендә алар азат ите­ләләр, әмма илдәге кулга алынуларның икенче дулкыны башлангач, 1949 елны бу бәхетсез җаннарны яңадан кулга алалар (аларга инде 66 яшь тулган була). Сеңелләре Илһамиянең дә язмышы шундый ук.
Бу юлы алар өчёсе дә (Илһамия, Хәдичә, Вәлидхан) Красноярск краена сөреләләр. Хәдичә шул сөрелүдән соң туган иленә кайта алмаган, 1952 елны вафатыннан соң ул Красноярск краеның Абан районы Эстәрлетамак авылы зиратында күмелгән. Вәлидхан Таначев, үзе азат ителү белән, сөекле Хәдичәсенең каберенә чардуган куеп, таш ясата алган. Ничек кенә булмасын, кабере мәгълүм булып, гәүдәсе җир куенында ятуы Хәдичәнең җан тынычлыгы дип уйлыйк. Күпме корбаннарның гәүдәсе дә, кабере дә билгесез бит.
Еллар үткәч, Эстәрлетамак авылы кешеләре белән дә очрашырга туры килде. Монысы тагын да гаҗәбрәк. Әйтерсең лә, Хәдичә апа «Мине онытмагыз!» дип хәбәр җибәреп тора. 2014 елда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршындагы «Ак калфак» хатын-кызлар

оешмасы икенче форумын үткәрде. Миңа анда катнашырга насыйп булган иде. Беренче утырыш тәмамланыр алдыннан гына «өч кенә минутка» дип сүз дә биргәннәр иде. Тик мин XX йөз башында яшәгән хатын-кызларыбыз хакында сөйләсәм, туктый алмыйм. Хәлемнән килсә, өч сәгать сөйләр идём. Ни кызганыч, без аларга охшамаганбыз шул. Аларның югары әхлагы, милләтебез алга китсен өчен тырышлык­лары һәм башка матур сыйфатлары барыбызга да бирелмәгән. Шундый гүзәл затларыбызның берсе Хәдичә ханым Ямашева-Таначева хакында да искә алмый калмыйм бит инде.
Соңгы утырышта Красноярск краеннан килгән бер ханым: «Хәдичә Ямашева хакында сөйләгән кеше бүген монда бармы?» — дип сорады. Мин торып бастым, бергә залдан чыккач, бу сөйкемле ханым: «Апа, сез сөйләгән Хәдичә апа безнең авылда яшәгән бит, минем бабам аның каберен карап, чистартып яшәде, фоторәсеме безнең авыл музеенда саклана», — димәсенме. Мин, куанычымнан елый-елый, аңа рәхмәтләр әйттем. Якын туганнар кебек аерылыштык аның белән. Хөрмәтле ханымнар Себердән, Эстәрлетамак авылыннан форумга килгән Нурия Фәйзуллина һәм Нурилә Кәримова иде.
Күп тә үтми алардан хат та килде. Нурия Фәйзуллина хатыннан өзек:
«Эстәрлетамакта яшәүче өлкәннәр сөргендә булучыларны хәтерлиләр, алар бик зыялы кешеләр булганнар. Аларга рөхсәтсез авылдан чыгып йөрү тыелган, бары күрше авылга үзләрен күрсәтёп кайтырга гына (органнарга) рөхсәт ителгән. Себерлеләр аларга хөрмәт белән караганнар, татар телендә сөйләшкәннәр. Сөргендә Таначевлар башта Исмәгыйль һәм Зөбәйдә Биккининнар, соңрак Абдулмоталлап йортында яшәгәннәр.

„Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык“тан алынды

Төзүче — авторлары — тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев